Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:06, 02.04.2024

Украина разведкасы Татарстанга дроннар һөҗүмен оештыруын таныган - МК

Украина разведка идарәсе Татарстанга дроннар һөҗүменә җаваплылыкны үз өстенә алган, дип яза «Московский комсомолец». Бу хакта Украина мәгълүмат чаралары махсус хезмәтләрдәге чыганакларына таянып язган булган.

Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бу операцияне Украина разведкасы оештырган, максат дроннар ясый торган заводка һөҗүм диелгән.

Бүген иртән дроннар «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы «Алабуга Политех» көллиятенең тулай торагына һөҗүм итте. 7 кеше яраланган, 3 кешене шунда ук кайтарып та җибәргәннәр. Яраланучыларның берсе – Африканың Руанда дигән иленнән килгән 21 яшьлек кыз. Ул госпитализацияләнгән.

Бу – Россиянең иң ерактагы төбәгенә һөҗүм, Украина чигеннән дип санаганда, дроннар иң аз дигәндә 1200 километр тирәсе очып килгән. Аларда 20 кг шартлаткыч булган. Ике очкыч Түбән Камадагы «Танеко» нефть эшкәртү заводына һөҗүм итү омтылышы ясаган, аларга каршы радиоэлектрон көрәш чаралары белән каршы торганнар, нәтиҗәдә, алар идарәне югалтып төшкән диелә. Килеп чыккан янгынны 20 минут эчендә сүндергәннәр.

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.