Бүген иртән Алабуга һәм Түбән Камадагы предприятиеләргә дроннар һөҗүм иткән дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
«Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме ясалды. Җитди җимерелүләр юк, предприятиеләрнең технологик процессы бозылмаган.
Алабугада, кызганычка, бинаның җимерелүе нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Аларга барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә.
Барлык хезмәтләр дә югары әзерлектә. Хәзерге вакытта тынычлык саклау һәм бу җинаятьне кылган кешеләр аңлы рәвештә чәчәргә тырышкан паникага бирелмәү бик мөһим», диелә Татарстан Рәисе хәбәрендә.
Социаль челтәрләрдә пилотсыз очкычның Алабуга икътисади зонасындагы биналарны җимерүе турында әйтелә, фото, видеолар тарала.
«База» Алабуга ирекле икътисади зонасында 3 дрон төшкән, 2 тулай торакта тәрәзәләр, ишекләр ватылган, 5 кеше каза күргән дип яза. Пилотсыз очкычларның «Елаз-Нефтепродукт» заводына һөҗүме хакында язалар.
Бер видеода пилотсыз очкычның һөҗүм итеп шартлату мизгеле дә бар.