Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:00, 01.04.2024

Автор-башкаручы Илназар: «Үзем яндым, җырларым янды, елаган вакытларым да булды»

«Чаллы» телеканалының «Ачыктан-ачык сөйләшү» тапшыруында автор-башкаручы Илназар кунак булды. Алып баручы Лилия Гатина аның 20 елга якын тәнәфестән соң иҗатка әйләнеп кайтуы турында сорашты.

– 10 елга якын Казан мәдәният институтында укыгансың...

– 1993 елда укырга килдем. Акча җитмәү сәбәпле, эшләргә туры килде. «Академ»ка алам, укырга киләм, кабат «академка»… Ничек тә укып бетердем, дипломлы белгеч булдым.

1 көн түгел, ярты айга да түгел, 20 елга якын сәхнәдән югалдың. Бу вакытта нишләдең?

– Үзем яндым, җырларым янды, елаган вакытларым да булды. Кире кайтасы килә, гаилә, финанс ягы бар. Миңа бер Кеше: «Илназар, ялкау син», – диде. Эх, бу хакта иртәрәк әйткән булса... Миңа 49 яшь, хәзер тотынмасам, аннары соң була, дип уйладым.

Дустым Салават Миңнехановтан ярдәм сорадым. Ул эстрадада бик зур акча кирәк булуын әйтте. Мин аның «ничек ярдәм итә алам» дигәненә, «миңа башлы егетләр кирәк» дидем. Ул миңа профессионаллар – продюсер, режиссер, администратор табып бирде. Шушы егет-кызлар белән эшләргә тотындым. Акчаны кызганмадым, кырып-себереп булса да таптым, җырларны эшләттем, – дип сөйләде Илназар.

​​​​​​​

Источник: Intertat
просмотров: 64

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.