Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

15:00, 01.04.2024

Кадер киче кайчан була һәм нинди дога укырга?

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Кадер киче турында телеграм-каналында язды.

«Мөселман кешесе рамазан аеның ахыргы ун көненең һәр көнен Кадер кичәсе дип уйлап гыйбадәттә уздырырга тиеш. Шул вакытта, иншаАллаһ, ул уңышка ирешәчәк», диелә хәбәрдә.

«Кадер киче 1000 айдан да хәерлерәк. Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм әйткән: «Әгәр берәү, Аллаһы Тәгаләгә инанып һәм савабына өметләнеп, Кадер кичәсен гыйбадәт кылып уздырса, элек кылган гөнаһлары гафу ителәчәк».

Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм Гайшә анабызга, Аллаһ аннан риза булса иде, бу кичәдә уку өчен ошбу доганы өйрәткән:

«Әллааһүммә иннәкә ‘әфүввүн түхибүл ‘әфвә фә’фү ‘әннии».

Аллаһым! Син гафу итүчесең, гафу итүне сөярсең, мине гафу ит!

Источник: Intertat
просмотров: 54

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.