Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

14:14, 01.04.2024

«Хыянәт ачысын кичергәндер бу абзый» – Рамазановлар «Хыянәт» җырын башкаручыны эзли

Зинира һәм Ризат Рамазановлар үзләренең «Хыянәт» җырын бәгырьгә үтәрлек итеп җырлаган бабайны эзли. Иҗади гаиләгә бу видеоны мессенджердан җибәргәннәр. Алар бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итә.

Видеоны караучылар бу җырны өстәл артында башкаручы бабайны картлар йортында моңланып утыра дип аңлаган.

«Үзе дә хыянәт ачыларын кичергән кеше бугай бу абзый», – дип язган «Хыянәт» җырының көен язган композитор Айдар Тимербаев.

«Шулайдыр, картлар йортында утырмас иде», – дип комментарий калдырган берәү.

«Юк, аның бер дигән гаиләсе бар, нәселләре белән моңлы, матур җырлый торган кешеләр», «Интернетта шифаханәдә дип язылган. Дөрес булса, Кәрим абый Башкортстанның Борай районы Иске Тазлар авылында туып үскән кеше» дип җавап язучыларны берәү «дөп-дөрес» дип тә тәгаенләгән.

«Бернинди аранжировка да кирәкми, күңелгә үтеп керерлек җырлый», «Вәт тавыш бу абыйда. Молодец кешеләр бар бит, моңлы итеп башкара», «Күңелгә тия, матур җырлый, искиткеч», «Үзәкөзгеч, чыннан да, йөрәккә тия» дип, сокланып, комментарийлар калдырганнар видеоны караучылар.

«Изге бабай! Моңлы, чын тавыш белән җырлый. Артистларга үз тавышлары белән җырламаган өчен бераз оят булыр, бәлки. Улыйсыз гына бит. Хәзер моңлы, җанлы, ихлас, чын тавыш белән җырчылар юк», – дип шелтә белдерүче дә табылган.

Источник: Intertat
просмотров: 54

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.