Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

11:05, 01.04.2024

Портфельләре табылган, үзләре юк: Уфада 13 һәм 14 яшьлек 2 үсмерне 3 көн эзлиләр

Уфада 13 яшьлек Павел Паличев һәм 14 яшьлек Дамир Адигамовны эзлиләр. «Лиза Алерт» эзләү отряды мәгълүматлары буенча, үсмерләр 30 мартта югалган. Хәзерге вакытта малайларны 100дән артык кеше эзли, дип яза gorobzor.ru сайты.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, алар урамда йөргәннән соң өйләренә кайтмаган. Алтынчы пристань тирәсендә урманда эзләгән вакытта аларның портфельләрен тапканнар. Коткаручылар балаларның яр буеннан эзли. Шулай ук водолазлар эше дә планлаштырылган. Министрлыкта хәбәр итүләренчә, яшүсмерләрне эзләүдә 170 кеше катнаша.

Әгәр үсмерләрнең кайда булуы турында мәгълүмат булса 112 яки 8-800-700-54-52 номерларына шалтыратырга кирәк.

Павелның буе 150 см, уртача гәүдә төзелеше, коңгырт чәчле, коңгырт күзле. Зәңгәр куртка, яшел ыштан, зәңгәр итек, яшел башлык кигән була.

Дамирның буе 145 см, уртача гәүдә төзелеше, чәчле куе коңгырт, коңгырт күзле.

Кара куртка, зәңгәр төстә спорт ыштаны, зәңгәр итек кигән була.

Источник: Intertat
просмотров: 60

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.