Бүген – 1 апрель, Көлке көнендә «Интертат» «Һә-һә шоу» юмор тапшыруын тәкъдим итә.
Уен барышында катнашучыларга көндәшләрен газеталардан алынган мәзәкләр (анекдотлар) укып, көлдерергә кирәк. Бик гади: кем көлә - шул җиңелә.
Чыгарылышның авторлары – юморист, татар КВН лигасынаның күп мәртәбә чемпионы Гафур Ибраһимов, һәм «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының редакторы, юморист Марат Сәлахов.
«Бу проектның максаты – татар телен, юморын популярлаштыру. Бу проектны команда белән эшлибез. Безнең проектны татар КВНында катнашкан популяр юмористлар әзерли. Анда – Фаил Баязитов, Гафур Ибраһимов, Марат Сәлахов, Артур Сабиров, Рамил Закиров, Зилә Дәрҗеманова һәм башкалар. Бу – яшьләр өчен эшләнгән проект. Без бу проектны айга бер чыгарып барырга уйладык. Киләчәктә артистларны чакырырга да уйладык», – диде проектның авторы Дилияр Борһанов.
Проект «Татар-информ»ның татар ютубында чыгачак.