Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

08:23, 01.04.2024

Бер райондагы канлы вакыйга: хатын ирнең җенси әгъзасын кисеп аткан

Татарстандагы социаль челтәрләрдә видеоролик таралды. Бу хәл Менделеевск районында 25 мартта булган дип язалар.

Имеш, чыгышы белән Удмуртиядән булган ир Менделеевскидагы бер хатын белән эчеп утырган. Имеш, ул шунда үзенең хыянәт иткәнлеген әйтә. Ярсыган хатын аның җенси әгъзасын кисеп ташлый. Күршеләре әйтүенчә, хатын пычак белән бер генә селтәнгән. Полиция, ашыгыч ярдәм килгәндә канга баткан ир ванна бүлмәсендә яткан була. Аны хастаханәгә алып китәләр, әмма әгъзасын кире кайтару мөмкин булмый.

Видеода ир «бүген генә таныштык» дип әйтә, шуңа бу фаразның ни дәрәҗәдә дөрес икәнлеге шик астында.

Видеодагы хатын-кыз үзенең нишләгәнен белештермәс рәвештә. Подъезд мәйданчыгы да канга баткан.

Әлегә полициядән рәсми мәгълүматлар юк.

Социаль челтәрләрдә бу видеога күп комментарийлар язганнар. Хатын-кызлар бу хатынны кичерергә кирәк, дип язалар, «хыянәтчеләр үзгәрми». Ирләр моны вәхшилек дип атый, ирнең каршы тормавына гаҗәпләнәләр.

Ключевые слова: Менделеевск
Источник: Intertat
просмотров: 62

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.