Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

03:00, 01.04.2024

Үчле егет сөйгән кызы белән аның атасын ут төртеп яндырырга маташкан

Сочида яшәүче 19 һәм 20 яшьлек 2 егет әтиле-кызлы 2 кешене яндырып үтерергә маташкан. Әти кеше 18 яшьлек кызына бу егетләрнең берсе белән очрашырга рөхсәт итмәгән булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

«Россия Тикшерү комитетының Сочи шәһәре Адлер районы буенча тикшерү бүлеге 2 ир-атка карата җинаять эше ачты. Алар 2 кешене гомуми куркыныч ысул белән, алдан килешеп үтерергә маташкан», – дигәннәр Тикшерү комитетында.

Сөйгән кызының әтисе очрашып йөрергә рөхсәт итмәгәч, егет ярсый. Алар талашуы да билгеле. Егет үпкә саклап кала, аннары, дусты белән икәүләп, үч алырга киләләр. Алар әти белән кызы яши торган гаражга ут төртмәкче була.

27 мартта иртән гараж кооперативындагы бер гаражның ишегенә һәм стеналарына янучан сыеклык сибеп, ут төртергә булалар. Алар, гаилә биредә яши, дип уйлый.

Бәхеткә, җинаять барып чыкмый. Беренчедән, егетләр исерек була һәм ишекне ялгыш сайлыйлар. Икенчедән, аларның юлына батыр ир-ат очрый. Ул җинаятьчеләрнең берсен тота, диелә бу хәбәрдә.

«Исерек килеш, алар күрше гараж боксы ишегенә ут төртә. Бу вакытта урамга гараж хуҗасы чыга, ул җинаятьчеләрнең берсен тотып, полициягә китерә», – дигән тикшерүчеләр.

Икенче егетне дә шул ук көнне тоталар. Ут төртүчеләр гаебен таный, тиздән алар суд каршына басачак, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 58

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.