Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

01:00, 01.04.2024

«Син бер «шут» кына икән» – Ильмира Нәгыймова «бывший»ларга багышланган җыр чыгарган

Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә өр-яңа җырының бер өзеген тыңлатып күрсәткән. Җырчы җырның сүзләрен аерым игътибар белән тыңларга тәкъдим итә. Ахырдан исә әлеге музыкаль композициянең барлык «бывший»ларга багышланган булуын искәртә.

Җырда:

«Мин кояштыр дигән идем,

Ул бер ут кына икән.

Чын кешедер дигән идем,

Син бер «шут» кына икән.

Мин язмыштыр дигән идем,

Ул ялгыш кына икән.

Мин бәхеттер дигән идем,

Ул сагыш кына икән.

Мин корычтыр дигән идем,

Ул калай гына икән.

Мин егеттер дигән идем,

Ул малай гына икән.

Ышанырлык дигән идем,

Көләрлек кенә икән.

Таянырлык дигән идем,

Йөрерлек кенә икән», – дигән юллар бар.

Җырның авторларын Ильмира Нәгыймова әлегә игълан итмәгән.

Источник: Intertat
просмотров: 62

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.