Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

11:37, 30.03.2024

Зеленский Россия белән сөйләшүләр башлау ихтимал булуын әйтте

Украина президенты Владимир Зеленский CBS телеканалына интервьюсында 1991 елгы чикләргә кайтканчы ук сөйләшүләргә әзер булуын әйткән.

«Безгә безнең барлык мәйданнарыбызны бары тик хәрби юл белән генә кире кайтару кирәк булмаячак. Мин ышанам: ул (Путин) 2022 елдан яулап алганын югалтуга, сөйләшүгә әзер булачак», – дигән ул.

Элегрәк Владимир Зеленский Украинаның югалткан барлык мәйданнары – Кырым, Донбассны кайтарганчы сөйләшүләр алып бармаячагын әйткән иде. Украинада сөйләшүләрне тыйган канун да кабул ителде.

Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков Киев белән сөйләшүләрдән баш тартмаячагын әйтеп килде.

Владимир Путин күптән түгел генә Дмитрий Киселевка интервьюсында Россинең Украина белән сөйләшүгә әзер булуын әйтте. Президент әйтүенчә, сөйләшүләрне башларга теләсә, Украина сөйләшүләрне тыйган килешүдән баш тартырга тиеш.

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.