Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

03:00, 30.03.2024

Таиландта самолет көткәндә Россия туристы комага киткән дә үлгән

Красноярскидан килгән турист Таиландта комага киткән һәм хастаханәдә үлгән. Ул самолет салонында 4 сәг көтеп утыруга чыдый алмаган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Ул 29 мартта аңына килмичә, вафат булган. Әлеге мәгълүматны мәрхүмнең хатыны раслаган.

Моңа кадәр матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, Бангкок-Красноярск самолеты пассажирлары 4 сәг чамасы тынчу самолетта утыра. Туристлар сүзләренчә, борт очу полосасына чыгып барганда, техник сәбәпләр аркасында кире борылып, аэропорт бинасы янына кайта. Самолетта вентиляция эшләми, кешеләргә кислород җитми. Көтеп утырганда берничә кешене хастаханәгә алып китәләр, бер турист комага китә.

Хатыны сүзләренчә, алар ире белән еш сәяхәт итә. Моңа кадәр ире сәламәтлеккә зарланмый. Таиландта иренең йөрәге ике тапкыр туктап ала - башта аэропортта, аннары хастаханәдә. Иренең хастаханәдә 1 көн ятуы 750 мең сумга төшә.

Авиакомпания матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, самолетны техник тикшерү вакытында кондиционерлар эшли, пассажирларга эчемлекләр бирәләр. Үзен начар хис иткән туристка бортпроводниклар беренче ярдәм күрсәтә. Пассажирларны самолеттан чыгаргач, аны хастаханәгә салу карары кабул ителә. Авиакомпания 4 кеше түгел, 1 кеше генә хастаханәгә салынды, дип хәбәр итә.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.