Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

01:00, 30.03.2024

Сиам игезәкләренең берсе кияүгә чыккан: туй видеосы

Америкада яшәүче сиам игезәкләре Эбигейл һәм Бриттани Хенселларның берсе – Эбигейл кияүгә чыккан. Дөресрәге туй турында алар әле генә хәбәр иткән, бу хәл инде 3 ел элек булган. 34 яшьлек кыз медик булып эшләгән Джош Боулингка кияүгә чыккан. Хәзер алар бала алып кайту турында хыяллана икән.

Кызларның туена бик аз кеше генә чакырылган. Кияүнең инде бу икенче никахы икән, беренче хатыныннан баласы бар. Кызлар бала табарга да мөмкин ди табиблар.

Игезәкләр Миннесота штатында балта остасы һәм шәфкать туташы гаиләсендә туа. Игезәкләр дөньяга килгәч, роддом бүлмәсе тып-тын кала. Ике башлы, бер тәнле баланы күргәч, табиблар аларны яшәмәс дип уйлый. Шуңа да балаларны аерырга киңәш итәләр. Дөресрәге, бер баланы үтерергә – чөнки ике кеше ясарга мөмкинлек булмый, бер бала гына яшәп кала алырга тиеш була. Әмма балаларның атасы Джош катгый каршы чыга.

Балаларның якыннары бик нык карый, шуңа да алар исән кала. Балалар тугач, аларның әниләре урын өстендә ята, шунда апалары тәрбияли. Аларны кечкенәдән үзләрен ничек бар – шулай яратырга өйрәтәләр. Шуңа да кызлар башкалар кебек үк күңел ача, купальниклардан фотога төшәләр. Балачакларында журналистлардан сакласалар да, бераз үскәч, реалити-шоуларда катнашып, акча эшли башлыйлар. Әмма әлегә кадәр кызлар үзләре турында мәгълүматны чамалап кына чыгара, шуңа да туй турында кешеләр белми дә кала.

Күп кенә сиам игезәкләренең органнары берәү генә була. Ә Хенселларның болайрак – ике баш, бер тән, әмма ике умыртка, өч үпкә, ике йөрәк, ике ашказаны, өч бөер. Билдән астарак органнары икесенә бер. Игезәкләр «үз якларын» контрольдә тота, «туганы ягын» тоймый. Әйтик, Брит кулын пешерсә, Эбби аны сизми. Аерым-аерым авырыйлар да. Шуңа да аларга барганда хәрәкәтләрен синхронлаштырырга кирәк. Әмма алар моңа гына түгел, йөзәргә, велосипедта йөрергә, боулингта йөрергә, волейбол уйнарга һәм пианинода уйнарга да өйрәнә, автомобильдә дә йөри.

Кызларның холкы төрле. Брит шау-шу ярата, Эбби – өйдә утыра. Брит балык һәм ит ашамый, Эби – сөт эчми. Кызлар кием сайлаганда еш бәхәсләшә икән – икесенә дә ошаган кием табу аларга кыен. Берсе математик уйлый, берсе – гуманитарий.

Мәктәпне бетергәч, алар укытучы булып эшли башлый, Брит физика укыта, Эбби – әдәбият. Аерым кеше булсалар да, икесенә бер хезмәт хакы бирелә.

Ике организм мөстәкыйль, шуңа да проблемалар чыгып тора. 12 яшендә Эби үсә башлый: умыртканың үсеше тәнне аеру куркынычы тудыра. Табиблар процессны туктата, әмма шуның аркасында бер кыз 10 смга биегрәк һәм икенчесе аяк очларына басып йөри яки үкчәле аяк киеме кия.

Социаль челтәрләрдә барысын да бу кызларның ир белән түшәкне ничек бүлешүе кызыксындыра.

Источник: Intertat
просмотров: 73

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.