Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

14:24, 29.03.2024

Уфа янында берьюлы ун автомобиль бәрелешкән: куркыныч видео

28 март кичендә Уфа янында Уптино бистәсе тирәсендә биш фура, дүрт җиңел машина һәм бер бортлы йөк машинасы бәрелешкән. Берьюлы берничә авария М-5 трассасының 1448 километрында булган дип хәбәр итә төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Бу хакта "Комсомольская правда" сайты яза.

«Янгын сүндерүчеләр килгәндә янгын булмый, ягулык та акмаган. 1 кешегә ярдәм кирәк була, аны хастаханәгә алып киткәннәр», – дигәннәр министрлыкта.

Фото: © Видеодан скриншот

Социаль челтәрләрдә бер бәрелешүнең видеосы тарала. Югары тизлектәге фура моңа кадәр бәрелгән машинаның җиргә коелган детальләренә эләгеп чалулый, аннан соң аздан гына кеше бәрдермичә кала һәм юл читенә төшеп китә.

Бу зур авария бозлавык аркасында килеп чыккан: көн буена Уфада һәм аның тирә-ягында плюс температура була, әмма кичкә таба юл кисәк кенә бозлана башлый.

Фото: © Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Источник: Intertat
просмотров: 64

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.