Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

08:29, 29.03.2024

Ришат Төхвәтуллин: «Бүген-иртәгә туарга тиеш»

Фото: Алия Карачуринаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар шушы көннәрдә тәүге тапкыр әти-әни булырга җыена. Аларның шушы көннәрдә сабыйлары туарга тиеш. Җырчы беренче сабые туар алдыннан дулкынлануы турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгән. Бу хакта «Мой Башкортстан» сайтында хәбәр ителә.

Аның сүзләренчә, шушы берничә көндә алар яңа статуска — әти-әни булырга җыена. Шул ук вакытта җырчы гастрольләрен туктатмаган, ә хатыны чыгышлар ясамый, күңелле мәшәкатьләр белән шөгыльләнә.

Яшь гаилә баланың җенесен сер итеп саклый, чөнки Ришат Төхвәтуллин бала туганчы бу хакта әйтергә рөхсәт итмәгән. Ә Алия баланың нинди җенестән икәнен белә.

Язылучылар бу уңайдан ике төркемгә бүленгән. Беренче төркем «малай туа» дип юраса, икенче төркем кыз булачагына ышана.

Алия Төхвәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә бәби киемнәрен күрсәтте, әмма аларның төсе буенча баланың җенесен аңлап булмый. Иҗади гаилә ачык төстәге бала киемнәре сайлаган. Булачак әти белән әни бала өчен кирәкле барлык әйберләрне сатып алган һәм әзерләп куйган.

Җырчылар бәбигә багышлап «Сабый балам» җырын да яздырып куйды.

Источник: Intertat
просмотров: 65

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.