Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

20:00, 28.03.2024

«Буш өйдә сукыр анасы калды». «Крокус»та югалган ир-атның күкрәге ядрә белән тишкәләнгән

Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында һәлак булучылар арасында отставкадагы полиция майоры Алексей Тевритынны да таныганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

«Ул бик күңелле кеше иде. Гел елмаеп яшәде. Соңгы вакытта елмаерга сәбәпләр аз булса да. Күп эшләде, аз йоклады. 80 яшьлек анасын тәрбияләде. Короновирустан соң ул сукырайды. Теракттан соң буш өйдә әби генә калды», – ди мәрхүмнең туган сеңлесе.

Кристина сүзләренчә, 56 яшьлек туган абыйсы сөйгәне Оксана белән концертка җыена. Концертка бер көн алдан алар ачуланыша, соңгы минутта татуланышалар, «Крокус»ка бергә китәләр.

«Ул терактта ничек исән калгандыр, белмибез. Аның улы белән генә сөйләштек. «Мине тартып чыгардылар, ул анда калды, аны үтерделәр», – дигән Оксана. Оксана хәзер хастаханәдә, аның аягын коткарып калырга тырышалар. Абыйның язмышы турында берничә тәүлек белмәдек. Кичә олы улы Стас ДНК тапшырырга барды, моргта билгесез мәет булуын белдек. Ул абый иде. Күкрәге ядрә белән тишкәләнеп беткән. Исән кала алмас иде», – ди Кристина.

Туганнары Алексейны 30 мартта җирләргә әзерләнә. Сукырайган карт ананы Алексейның элеккеге хатыны Марина тәрбиягә алган, аңа улы Стас ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 73

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.