Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

15:00, 28.03.2024

Хатын-кызның күзләрен ябылмый торган итеп калдырган хирургны җәзадан азат иткәннәр

2020 елның декабрендә модель Юлия Тарасевич бит тиресендәге май күзәнәкләрен алып, битне түгәрәкләндереп җибәрү (удаление комков Биша) буенча гади операциягә язылган. Операция уңышсыз чыккан һәм хәзер хатын-кыз елмая да, күзләрен дә йома алмый. Йоклар өчен Юлия күзләрен (алар ябылмый) тейплар белән ябыштыра, аның бите дә гел сызлап тора.

Аңа операция саган пластик хирург Андрей Комаровны гаепле дип тапканнар. Аңа карата РФ ҖК 118 маддәсе буенча эш кузгатылган, ул үз һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаепләнә. Хирургны гаепле дип тапканнар һәм өч елга иреген чикләүгә хөкем иткәннәр. Әмма хирург бу җәзадан да азат ителгән, чөнки җинаятькә җәза билгеләү вакыты (срок давности) инде узган. Комаров үз гаебен танымый. Ул пластик хирург булып эшләвен дәвам итә, дип яза «База» каналы.

Хатын-кыз клиникадан 35 миллион сум акча алырга тырышкан, әмма суд медицина учреждениесеннән 5 миллион сум гына түләтергә дигән карар чыгарган.

Источник: Intertat
просмотров: 71

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.