Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

21:00, 26.03.2024

Эльмира Җәлилова: «Җиргә яңа кабер иңеп өлгерәлми – әйләнә дә килә кара кайгы...»

Шагыйрә Эльмира Җәлиловадан илдәге соңгы вакыйгаларга багышланган, җанга үтәрлек шигырь.

«Мең бәлаләр күргән, мең бәлагә түзгән
Илем, синдә әллә үтмәс каргыш бармы?!
Җиргә яңа кабер иңеп өлгерәлми –
Әйләнә дә килә кара кайгы.

Курку тула җан түренә. Шом эленә
Һәм укмаша каты төер булып.
Үткәнеңә табынырлык, илем!
Тик иртәгәң генә мәңге тонык…

Сулык-сулык
килә
һәм ышаныч,
Ут элмәгән шәмдәй,
пыскып сүнә.
Төшенелә: кеше гомеренең
бәһасе юк! бар бәясе генә…

Ямау өсте ямау яраларда.
Кемнәр ала бүген кем
җәзасын?!
Кеше канын кеше койган җирдә
Бүген КЕШЕЛЕКнең җеназасы.

Бер чарасыз һәм дәвасыз калган
бәгырьләрне
Тик… ЯРАТУ коткарасын беләм:

авыртудан сынган йөрәкләрне
шыпырт кына кочаклыймын. Йөрәк белән».

Источник: Intertat
просмотров: 72

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.