Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

20:00, 26.03.2024

Башкортстанда яшәүче ир белән хатынның «Крокус»та исән калу тарихы: Исән кешеләр юк иде

22 мартта Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында Башкортстаннан Юрий белән Ольга да концертта булган. 50 яшьлек Юрий хатыны Ольга белән «Пикник» тамашасына килгән. Ул ату тавышы ишеткәч, йөгерергә икәнен аңлап алган. Бу турыда «Башинформ» яза.

«Без хатыным белән төшә башладык, сәхнәгә кадәр җиттек, аннары террорчылар ата башлады. Мин хатынымны креслоларга төшердем, шунда кысып куйдым. Икесе чыга торган урындарак калып, шуннан атты. Берсе рәтләр буйлап барды. Ул аткан саен затворын тартты. Мин креслолар арасыннан аңа караштырып алдым, ләкин башны күтәрергә курыктым, ул якын иде», – ди Юрий. Янгын чыгып, төтен баса башлагач, тагын да куркынычрак булган.

«Атучыларның берсе снаряд атты ахрысы, миңа дулкын тиде, башымда пешкән урыннар бар. Тегеләр атуын дәвам итте, янгын көчәйде, бик эссе иде. Төтен өскә китте, анда түшәм биек, без тончыкмас идек, тик бик эссе булды. Аннары атучылар китте, кешеләр тора башлады. Ашыкмадылар, террорчылар кире килер дип курыктылар. Түзәр хәл калмагач, киттек. Мин хатынымны торгызып, сәхнәгә таба алып киттем», – ди ул.

Ир белән хатын залдан чыккач, аягы креслолар арасында кысылып калган хатынны күргәннәр, Юрий аны коткарган, аннары өчәүләп чыгу юлын эзләгәннәр. Бер ир-ат аларга сәхнә артыннан урамга чыгып булуын әйткән. Шулай итеп, алар котылган.

«Чыгар алдыннан залга борылып карадым. Исән кешеләр юк иде», – ди Юрий.

Ир белән хатынны башкала хастаханәсенә алып киткәннәр. Алар анда ятудан баш тарткан, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 61

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.