Бүген Мәскәүнең Басман судында «Крокус» концерт залындагы террор актын оештыруда шикләнелгән сигезенче кешенең эшен карадылар. Бу – 32 яшьлек Алишер Касыймов. Ул террор актын тормышка ашырган – концерт залында кешеләрне атып үтереп йөрүдә шикләнелгән кешеләрнең берсенә, Фаридуни Шамсутдинга фатирын арендага биргән булган.
Касыймов Кыргызстаннан, ул Россиядә яши, Россия гражданлыгы бар, аның 3 баласы бар, шәхси эшмәкәр булып теркәлгән – үз кафесын ачкан. Аны үз фатирында кулга алганнар.
Судья аннан «Сезне ни өчен кулга алганнарын беләсезме?» дип сорагач, ул: «Фатирны арендага бирдем», дип җавап бирә. Касыймов үзенең теракт турында берни белмәвен әйтә. Террорда шикләнелүчеләр бу кешенең фатирны арендага бирүен интернеттагы белдерүдән күргәннәр.
Суд аны 2 айга сак астына алды.
Касыймов кулга алынгач, аның әнисе Кыргызстаннан очып килгән. Улының эше каралганда ананы журналистлар төшереп алган. «База» каналындагы телеграм-канал видеосында аның әнисе – 59 яшьлек хатын улының кемнәргә фатир биргәнен белмәвен әйтә. Ул кешеләр төзелештә эшлибез дип әйттеләр ди.
«Ул андый кеше түгел, минем улым террорист түгел», – ди ул.
Алишерның яшь чагындагы фотосы