Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:24, 26.03.2024

«Крокус» сәхнәсендә уйналган соңгы спектакльдә Эльмир Низамов та булган

«Крокус Сити Холл»да 21 март көнне куелган соңгы спектакльдә Эльмир Низамов та булган. Композитор – әлеге сәхнәдә соңгы тапкыр уйналган «Личности Миллигана» балетының көй авторы.

Фото: © https://vk.com/elmirnizamov

«Крокус»та булган фаҗигадән соң илдә матәм... Һәлак булганнарны гаиләләре һәм әлеге вакыйгалар аша узган кешеләрнең нәрсә кичерүен күз алдына китереп тә булмый. Аларга терәк буласы, ничектер ярдәм итәсе килә.

Алдагы көндә без дә шунда булдык… Репетиция ясадык, тавыш һәм ут көйләдек, тамашага әзерләндек. Спектаклебезгә килүчеләрне ничек каршылавым исемдә. Мин спектакль уйналачак буш залны фотога төшердем һәм берничек тә ул фотоларны шундый шартларда күрсәтермен дип уйламаган идем.

Без булган хәлләрдән шок халәтендә. Бер гөнаһсыз корбаннарның шулай күп булуыннан… Бу залның юкка чыгуыннан, мондый хәлләр килеп чыга алуынннан һәм үзебезнең дә моңа шундый якын булуыбыздан.

Бөтен йөрәгем белән зыян күрүчеләр янында. Бу югалтуны кичереп чыгарга көч телим», – дип яза композитор ВКонтакте челтәрендә.

Фото: © https://vk.com/elmirnizamov

Источник: Intertat
просмотров: 53

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.