Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

14:00, 26.03.2024

«Ил-76» самолетында һәлакәткә юлыккан очучыларны соңгы юлга озаттылар

Оренбургта «Ил-76» самолетында һәлак булган очучыларны соңгы юлга озатканнар. Хушлашу чарасыннан сюжетны «ТНВ» телеканалы күрсәтте.

Исегезгә төшерәбез, хәрбиләр 12 мартта Иваново өлкәсендә фаҗигагә тарыган иде. Һавага күтәрелүгә үк, самолетның двигателенә ут каба. Пилотлар очкычны торак йортлар өстеннән читкә алып китеп өлгерә, аны аэродромда утыртырга телиләр, әмма өлгерә алмыйлар. Самолет урман полосасына төшеп шартлый.

Һәлакәткә очраган очкычта 16 кеше булган. Аларның берсе дә исән калмады. Гомерләре фаҗигале төстә өзелүчеләр арасында татар егетләре дә бар.

Хушлашу мәрасименә егетләрнең якыннары, туганнары, шәһәр халкы җыелган. Экипаж әгъзалары – майор Мәхмүт Габдрәкыйпов, өлкән лейтенантлар Зәмир Усманов, Азат Сәгыйдуллин, өлкән сержант Евгений Иванченко һәм лейтенант Дмитрий Блинов – барысы да Оренбургтагы 117нче транспорт полкында хезмәт иткән.

«Егетләрнең фотосурәтләре янына йөзләгән кешеләр канәферләр һәм кызыл розалар китерде. Егетләрнең батырлыгын бер минут тынлык белән искә алдылар. Очучыларның барысы да туган якларында җирләнде», – дип хәбәр итә телеканал.

Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылыннан татар егете – майор Мәхмүт Габдрәкыйпов турында «Интертат» та язган иде. Язмышын хәрбилек һәм самолетлар белән бәйләгән Мәхмүт – Оренбург өлкәсе Сакмар районы Татар Каргалысы авылында, милли җанлы татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән егет. Авылындагы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Оренбургтагы кадетлар мәктәбендә, аннан Краснодар хәрби-авиация училищесында белем ала. Күп кенә шәһәрләрдә, шул исәптән Ульяновск һәм Таганрогта эшли. 2016 елда ул батырлык күрсәтә: 2 двигателе туктаган «Ан-12» самолетын җиргә төшереп утырта. Бу батырлыгы өчен берничә бүләк ала, шул исәптән Нестеров медале. Бу дәүләт бүләге батырлык һәм кыюлык күрсәткән очучыларга бирелә. Мәхмүт бик иртә ятим кала, аны әнисенең апасы тәрбияләп үстерә. Мәхмүтнең хатыны һәм 5 яшьлек улы калды.

Фото: © видеодан скриншот

Язма белән биредә танышырга мөмкин:

Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.