Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

10:46, 26.03.2024

Адвокат Нагиев «Терактта гаепләнүчеләрне судта яклаячаксызмы?» дигән сорауга җавап биргән

Социаль челтәрләрен бик актив алып баручы адвокат Руслан Нагиев соңгы көннәрдә үзенә килгән иң популяр сорауга җавап биргән.

«Акча өчен «Крокус Сити Холл»да терракт оештыручыларны яклаячаксызмы?» – дигән соравыгызга минем җавабым:

«Юк, бернинди акчага да якламаячакмын. Аларның гаебе ачык һәм бу хайваннарга аклау юк! Нәкъ шулай ук мин 175нче гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиевне дә яклаудан баш тарттым», – дип язган ул.

Комментарийларда Руслан Нагиев җинаятьчеләрне, канунда каралганча, дәүләт адвокатлары яклаячагы турында аңлаткан.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм җомга кичендә, 22 мартта ясалды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, теракт нәтиҗәсендә 139 кеше, шул исәптән өч бала һәлак булды. 182 кеше яраланды.

Источник: Intertat
просмотров: 71

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.