Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

08:00, 26.03.2024

Волгоградта олысы-кечесе кофе аппаратыннан стаканнар, шикәр һәм сироплар урлый – видео

Волгоградта кофе аппараты хуҗасы шәһәр халкының әрсезлегенә, карунлыгына шаккаткан. Кешеләр аның аппаратындагы кофе стаканнарын, сиропларны, шикәр һәм трубочкаларны рәхәтләнеп урлый икән. Кофе аппараты хуҗасы Артем полициягә мөрәҗәгать итәргә җыена. Ә аппаратның видеокүзәтү камерасы язмаларын «Блокнот» сайты чыгарган.

Волгоградның Университет урамында кофе аппараты шәһәр халкына бик ошаган. Төрле яшьтәге кешеләр бу аппараттагы алып булырдай бөтен нәрсәне ташый. Әмма аларның болай кылануын кофе аппараты хуҗасы видеокүзәтү камералары аша карап тора.

«Балалар да, олылар да кофе стаканнары, шикәр һәм сироп урлый. Фото- һәм видеофиксация бар. Барыбер үзләрен яки балаларын таныячаклар», – дигән ул.

Артем үзенә килгән зыянны мең ярымга бәяли. Җитмәсә, «халява» яратучылар кофе аппаратын шикәрсез дә калдырган. Хәзер аның хуҗасына яңа партия шикәр кайтканын атнага якын көтәргә кирәк. Урланган әйберләр санын киметү өчен, Артем хәзер 10-15 стакан гына калдыра башлаган, әмма әрсез халыкны бу да туктатмаган – алар соңгы әйберләрне дә алып китә икән.

«Стаканнарны алалар, шуның эченә үк сироп агызалар, шикәрне кесәләренә тутыралар. Югыйсә, өстәлгә «аудио-видеофиксация алып барыла» дигән язу беркетелгән, хәтта шул да кешеләрне борчымый», – дигән Артем.

Шәһәр халкы аны талаудан туктасын өчен, ул хәзер полициягә мөрәҗәгать итәргә җыена.

Источник: Intertat
просмотров: 78

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.