Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

20:00, 25.03.2024

«Пикник» барабанчысы Илгиз Юнусов «Крокус»ны төтен басканга кадәр чыгып китми

«Пикник» барабанчысы Илгиз Юнусов «Крокус»ны төтен басканга кадәр чыгып китми

«Пикник» төркеме барабанчысы Илгиз Юнусов 22 мартта «Крокус»тан эвакуацияләнүдән башта, ул соңгы минутларга кадәр кешеләргә ярдәм итә. Бу турыда РЕН ТВ яза.

РЕН ТВ чыганагы сүзләренчә, музыкант тамашачыларга яна башлаган залдан чыгарга ярдәм итә. Ул бөтен бинаны төтен басканчы шунда була. Шулай ук оператор Иван Поморин да ярдәм итә. Аның командасы «Пикник» концертын видеога төшерергә тиеш була.

«Ачылышка 5 минут калгач, операторларның берсе «Нидер булды, атыш», диде. Минем 17 кешелек төркемем бар, камералар күп, концерт зур буласы иде, симфоник оркестр белән. «Егетләр, җиһазларны ташлагыз, тиз генә китәбез», диделәр. Шуңа күрә без эвакуациянең беренче дулкынына эләктек», – дип сөйләгән Поморин.

Ул террорчылар кергән икенче яруста ике хезмәткәр хатын-кыз торуын, аларның ату һәм бинадан чыкканда тапталу зонасына эләгүен искәрткән.

«Оператор кызлар кешеләр тапталганын күргән, алар янында атыш та булган. Аллага шөкер, кешеләремне эвакуацияли алдым», – ди ул.

«Пикник»ның башка катнашучылары атыш башлангач ук ни булганын аңлап бетермәгән. Музыкантлар электричество белән нидер булган дип уйлаган. Аннары һөҗүм икәнен белеп алгач, гримеркада баррикада ясаганнар. Аларны залдан алып чыкканнар һәм «Крокус»тан китәргә ярдәм иткәннәр.

23 мартта төркем «ВКонтакте»даы сәхифәсендә кайгы уртаклашу постын куйды, диелә хәбәрдә.

«Российская газета» белешмәсе буенча, Илгиз Юнусов – музыкант, хәзерге вакытта «Пикник»та классик барабанчы. Экстремаль очракта үзен чын герой итеп күрсәткән. Ул башкалар белән бергә эвакуацияләнүдән баш тарткан. «Бинаны төтен басканчы, музыкант тамашачыларга залдан чыгарга ярдәм иткән», диелә бу хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 62

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.