Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

18:00, 25.03.2024

Төрле шәһәрләрдә акчага теракт оештырырга дигән провокацион тәкъдимнәр килә башлаган

Төрле шәһәрләрдә акчага теракт оештырырга дигән провокацион тәкъдимнәр килә башлаган

«Крокус»та фаҗига булганнан соң, Россия халкына терактларда катнашу тәкъдимнәре мессенджерларда күпләп килә башлаган. Билгесез кешеләр акчага сәүдә үзәкләренә мина куярга тәкъдим итә.

Мессенджерлар аша провокациягә бөтен ил буенча зарланалар, Мәскәүдә, Хабаровскида, Владивостокта яшәүчеләр шушындый хәбәрләрнең скриншотларын җибәрә, дип яза База, Шот телеграм-каналлары. Сәүдә йортларына, мәктәпләргә, кеше җыелган башка урыннарга миналар куярга, поездларны шартлатырга тәкъдим итеп язалар. Моның өчен 250 меңнән 2 миллион сумга кадәр акча тәкъдим ителә.

Билгесез кешеләр корал белән тәэмин итәргә вәгъдә бирә, эш планын җибәрергә әзер, ә кеше җинаять кылудан баш тартса, яный да башлыйлар.

«База» мәгълүматлары буенча, хәтта поездларны да шартлатырга тәкъдим итәләр. 24 март кичендә 14 яшьлек укучы кыз Йошкар Ола – Мәскәү поездында барган. Көтмәгәндә аңа чит номердан хәбәр килә – аңа шушы мизгелдә үк акчага теракт оештырырга тәкъдим итәләр. Кыз бала куркып кала һәм барысын да полициягә сөйли, вагоннарны әйбәтләп карыйлар, тикшерәләр, шартлаткычлар табылмый.

Терактта катнашу өчен 250 меңнән башлап 2 миллион сумга кадәр вәгъдә итәләр. Билгесез кешеләр ешрак балаларга яза. Моннан тыш, мәктәпләрдә атыш әзерләнү турында язмалар чыккан Телеграм-каналлар да пәйда булган. Яңа терактлар турында мәгълүмат чыкканнан соң, кинологлар этләр белән Мәскәү өлкәсендәге 38 сәүдә үзәген тикшереп чыккан, беркайда да шартлаткычлар табылмаган.

Бүген Казанда да шартлаткыч куелу турында ялган хәбәрләр килде.

Мондый хәбәрләр булганда, шикле кешеләр белән аралашмаска киңәш ителә. Моны шаярту дип кабул итәргә ярамый, чөнки бу бик күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Источник: Intertat
просмотров: 65

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.