Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

17:13, 25.03.2024

Ринат Рахматуллин гаиләсен күрсәтте

Ринат Рахматуллин гаиләсен күрсәтте

Җырчы Ринат Рахматуллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә гаиләсе – кызлары һәм оныгы белән төшкән фотосын күрсәтте.

Җырчы әлеге фотоны берничек тә шәрехләмәгән. Язылучылары гына: «Кызларың, оныгыңмы, Ринат?» – дип кызыксынганнар аннан.

Ринат Рахматуллинның беренче никахыннан ике кызы бар. Ул хатыны белән 2018 елда ук аерылышты. Җырчы «Интертат»ка интервьюда балалары турында:

«Кызларым икесе дә Казанда яши. Олысы инде тормышта, оныкларым бар –- ике малай үстерәләр. Кечкенә кызым Казан юстиция университеты көллиятендә укый, аннары укуын университетта дәвам итәргә җыена. Аңа һәр яклап ярдәм итеп торам. Ул – мине, мин аны бик яратабыз. Әти кызы ул. Кечкенә чакта минем белән җырлап та йөрде әле. Минем белән гастрольләргә чыга, мин аңа җырлар яза идем. 8 класста укыганда кисәк кенә башына уй килде дә: «Әти, мин башка җырламыйм», – диде дә. Үгетләмәдем. Чөнки җырчы булуын үзем дә теләмәдем. Кыз балага җырчы булуның ничек кыен икәнлеген, аларның нәрсәләр аша узганын мин күреп торам. Башка өлкәдә эшләсен. «Җырламыйм» дигәч, сөендем генә», – дип сөйләгән иде.

Бу фотоны Ринат Рахматуллин әле иректә вакытта төшкән булса кирәк.Бүгенге көндә җырчы, исерек килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнеп, колония-поселениедә җәза срогын үти.

Источник: Intertat
просмотров: 57

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.