Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

16:45, 25.03.2024

«Беренче чиратта без Аллаһтан тынычлык сорыйбыз»: махсус операциядәге хәрбиләр ураза тота

«Беренче чиратта без Аллаһтан тынычлык сорыйбыз»: махсус операциядәге хәрбиләр ураза тота

Татарстаннан хәрбиләр алгы сызыкта Рамазан аенда ураза тоталар

Хәзерге вакытта махсус хәрби операция уздыру зонасында булган Татарстан хәрбиләре, авыр шартларга карамастан, ураза тота. Сугышчылар намаз уку өчен махсус урын – гыйбадәт бүлмәсе дә ясаган.

Быел изге ай 10 мартта кояш баю белән башланды. Мөселманнар 11 мартта уразага керде, соңгы көне 9 апрель булачак.

«Мөселман егетләр намаз бүлмәсе булдыруны сорадылар»

«Бурый» кушаматлы Татарстан хәрбие «Татар-информ» хәбәрчесенә махсус операция зонасындагы намаз бүлмәсе турында сөйләде.

«Бурый» хәрби кушаматлы Татарстан хәрбие махсус операция зонасындагы намаз бүлмәсе турында сөйли.

Фото: © видеодан стоп-кадр

«Ул мәчет дип аталмый, дөресе - намаз бүлмәсе. Намаз укучы мөселман егетләре бездән аерым урын ясавыбызны сорады. Без урын таптык һәм эшләдек. Хәзер кичке намаз булачак, һәм без шунда барачакбыз», - дип сөйләде Бурый.

Ул җирне казып ясалган. Анда төшкәч, иркен бүлмәгә килеп керәсең, шунда сугышчылар намаз укый. Бүлмә гадәти блиндаж кебек өч метр тирәнлектә урнашкан. «Бурый» әйтүенчә, махсус хәрби операциядә булган көннән чыгып караганда, бу аның өчен инде икенче намаз бүлмәсе.

Әлмәттән киткән «Бурый» хакында язган идек. Бурыйны өендә гаиләсе - хатыны, ике улы һәм күптән түгел генә туган кызы көтә.

«Ул мине хәтерләми, белми... телефоннан һәм фотолардан гына», – ди хәрби.

«Бурый» беркайчан да хәрби, бигрәк тә рота командиры булырмын дип уйламаган. Аның сүзләренчә, алгы сызыкта кешенең фикерләве үзгәрә, ул башкача уйлый башлый һәм җитлеккәнрәк була.

Гыйбадәт бүлмәсе гадәти блиндаж кебек өч метр тирәнлектә урнашкан.

Фото: © видеодан стоп-кадр

«Әгәр күңелең мәчет булуын тели икән, без моңа ничек каршы тора алабыз?»

Шунысын да әйтергә кирәк, руханилар махсус операциядә катнашучыларга Рамазанда ураза тотмаска рөхсәт итәләр. Рамазан ае уразасын кайбер очракларда башка вакытка күчерергә мөмкин, диде Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин.

«Мускул» хәрби кушаматлы сугышчы әйтүенчә, чын мөселман һәрвакыт намазга вакыт таба.

«Мөселман өчен мәчетсез булмый, чөнки бу – Аллаһ йорты. Намаз өчен һәрвакыт вакыт табып була һәм кирәк тә. Беренче чиратта, ахирәттә бездән намаз турында сораячаклар», - дип сөйләде «Мускул».

«Кеше килә, Аллаһ белән ялгыз кала ала. Иң мөһиме, бу һәрвакыт файдага булсын».

Фото: © видеодан стоп-кадр

Командир сүзләренчә, гыйбадәт хәрбиләргә яхшы тәэсир итә.

«Әгәр күңелең мәчет тели икән, без моңа ничек каршы тора алабыз? Син бит тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшлисең. Кеше килә, Аллаһ белән ялгыз кала ала. Иң мөһиме: бу һәрвакыт файдага булсын. Күрүебезчә, бу чынлап та яхшылык тудыра. Сугышчы начар эшләр эшләмәячәген белә. Бу – мөһим. Ул моның гөнаһ икәнен белә», - ди «Казан» хәрби кушаматлы командир.

Ураза махсус операция зонасындагыларга сабырлык һәм түземлек бирә

«Ураза, без-мөселманнар өчен, баганаларның берсе булып тора (Ислам дине 5 баганадан тора. Алар - иман, намаз, ураза, зәкят һәм хаҗ.). Ураза тоту - һәр мөселманның бурычы. Үз – үзен мөселман дип санаган кеше, сәламәтлеге рөхсәт итсә, моны эшләргә тиеш», - ди Мускул.

«Мускул» хәрби кушаматлы сугышчы әйтүенчә, чын мөселман һәрвакыт намазга вакыт таба.

Фото: © видеодан стоп-кадр

Аның сүзләренчә, ураза тоту сабырлык һәм түземлек бирә.

«Монда, махсус операция зонасында, авырлыкларга карамастан, барыбер көч һәм вакыт табабыз. Бездә мөселманнар күп. Без барыбыз да ураза тотабыз, намаз укыйбыз, ифтар ясыйбыз. Безнең коллектив яхшы», - дип сөйли «Мускул».

Тыныч тормыштан ерак булуларына карамастан, хәрбиләр ифтарның традицион рационын үти. Хәрбиләрнең өстәлендә хөрмәләр дә, җиләк-җимешләр дә, татлы ризыклар да бар.

Тыныч тормыштан ерак булуларына карамастан, хәрбиләр ифтарның традицион рационын үти.

Фото: © махсус операциядәге хәрбиләр тарафыннан тәкъдим ителде.

«Иман кешегә көч, ышаныч бирә. Ә ышанган кеше - ул инде кыю, көчле рухлы кеше. Аллаһ ураза тоткан, тырышкан кешеләргә җиңеллек бирә», - ди ул.

«Мускул» Аллаһы Тәгаләдән тынычлык һәм җиңү белән тизрәк өйгә кайтуларын сорый.

«Ярдәмеңнән ташлама. Безгә җиңү яуларга бир һәм исән-сау гына гаиләбезгә кайтып, матур тормыш белән яшәргә бир», - дип дога кыла ул.

«Татар-информ»нан тәрҗемә ителде.

Источник: Intertat
просмотров: 58

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.