Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

12:43, 25.03.2024

«Крокус»та Камил Камилланы коткарган

«Крокус»та Камил Камилланы коткарган

Үзбәкстан гражданины, официант Камил Несибов «Крокус»та теракт вакытында 100дән артык кешене коткарган. Ул зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машиналарына алып барырга ярдәм иткән, 80гә якын кешене чыгарган.

Фаҗига вакытында Камил идәндә фонаре янып торган телефон тапкан, шул вакытта бу телефонга Камилла исемле кыз шалтыраткан...

Камил Несибов сүзләренчә, фаҗига буласы көнне ул дусты белән «Крокус»та официант булып эшләгән. Смена 19:55 сәгатьтә беткән. Урамга чыккач, алар шартлау тавышлары ишетә. Камил һәм аның дусты башта куркып кала, якындагы бинага таба чаба. Тик соңыннан кире әйләнеп киләләр.

Камил яраланган берничә кешене читкәрәк алып китә, машина туктата һәм аягы аксаган хатынны утыртып җибәрә, концертка соңга калып килгән кешеләрне читкә куып тора, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.

Камил бинаның ишекләрен җимерә һәм кешеләргә кая таба чабарга икәнен күрсәтә. Бөтен җир төтен белән тулгач, аскы каттагы коридорларның берсендә 80гә якын кеше күрә һәм аларга чыгарга булыша. Кешеләрне эзләп чапканда, идәндә фонаре яндырылган телефон таба, аны ала һәм шуның белән яктыртып бара. Кинәт телефон шалтырый, экранда Камилла дип язылган була, ә трубкага, үзен коткаруларын ялварып, бер кыз кычкыра. Кыз шок хәлендә була, ут эчендә калуын, үзенең икенче катта икәнен әйтә.

Үзе дә төтенгә тончыккан Камил Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә хәлне аңлатып бирә, аның үзен бинадан алып чыгып китәләр. Бәхеткә, ут эчендә булган кызны тапканнар һәм коткарганнар. Соңрак Камил коткаручылар аркылы аңа теге телефонны тапшырган.

Источник: Intertat
просмотров: 66

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.