Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

12:52, 25.03.2024

Вилдан Шәмсетдинов милләтара дуслык какшар дип борчыла: «Таҗик дусларым бик күп»

Вилдан Шәмсетдинов милләтара дуслык какшар дип борчыла: «Таҗик дусларым бик күп»

«Вилли» псевдонимы белән җырлаучы Вилдан Шәмсетдинов Мәскәүнең «Крокус Сити Холл» залында булган фаҗигадән соң милләтләр арасындагы дуслык какшар дип борчыла. Массакүләм мәгълүмат чаралары, концертлар залында террор оештырган кешеләрнең таҗик милләтеннән булуы сәбәпле, соңгы ике көндә илдә әлеге милләт вәкилләренә карата агрессия артуы хакында язды.

«Түбәндәге видеоны «Крокус» янында, минем якын дустым, бик яхшы кеше, үз эшенең остасы, видеооператор, милләте буенча таҗик булган Ш.Нурматов төшерде. Аннан тыш та, минем танышларым һәм дусларым арасында үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән Таҗикстан кешеләре күп.

Әлеге фаҗиганең нечкәлекләре турында укырга, ботлар һәм бик үк акыллы булмаган кешеләрнең милләтара мөнәсәбәтләрне какшатырга тырышуларын күрү бик кызганыч.

Һәлак булганнарны гаиләләренә көч һәм сабырлык. Кайгыларын уртаклашабыз һәм күпмилләтле илебез белән бергә кайгырабыз», – дип язган Вилдан.

Источник: Intertat
просмотров: 65

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.