Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

01:00, 25.03.2024

Буа театры җитәкчесе Раил Садриев: «Үз уйларыңнан куркырга кирәк»

Буа театры җитәкчесе Раил Садриев: «Үз уйларыңнан куркырга кирәк»

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Буа татар дәүләт драма театрының лидеры, сәнгать җитәкчесе һәм артисты Раил Садриев алып баручы Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап бирде.

– Белүемчә сезнең дингә, ураза тотуга фикерләрегез үзенчәлекле. Бүлешсәгез иде.

– Менә уразаны хәзер модага әйләндерделәр. Ураза тоттыңмы? Ничә көн тоттың? Сәхәр ашадыңмы? Әлбәттә, яхшы ураза тоту. Әмма ул ашаудан тыелу – 5, 6, 10нчы пунктмы кына… Иң беренче начар уйлардан, кешеләр турында начар уйлаудан тыелу. Бүген уй – иң көчле коралларның берсе. Аның тылсымы шунда – үз уйларыңнан куркырга кирәк. Начар уйлыйсың – ул кабул була, яхшы уйлыйсың – ул да кабул була. Уйларны үзгәртү заманы, начар гамәлләрдән тыелу, шуннан соң гына ризыктан тыелуга барып җитәсең...

Бу хакта артист «ТНВ» телеканалы видеосының 15.03 минутында сөйли башлый.

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.