Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

20:21, 24.03.2024

Данир Сабиров: «28 мартта Миләүшә белән «Крокус»та концертта булырга тиеш идек»

Данир Сабиров: «28 мартта Миләүшә белән «Крокус»та концертта булырга тиеш идек»

Данир Сабиров, 28 март көнне «Крокус Сити Холл»да тамаша карау өчен, билетлар алган булган. Бу хакта сөйләп, ул видео яздырган. «Барысы да бер Ходай кулында» дигән сүзләрне Данир кат-кат кабатлый.

«Дуслар, әйтәләр бит «кайгы ишек шакып килми» дип. Шул ук вакытта бер-берсенә каршы килә торган әйтемнәр дә бар. Ходай «сакланганны саклармын» дигән. «Язмыштан узмыш юк» дип тә әйтәләр. Язмыштан узмыш булмагач, нигә сакланырга соң?

Миңа калса, без барыбызда Ходай кулы астында. Менә 28 март көнне без дә нәкъ шушы залда булырга тиеш идек. Билетлар да алып куйган идек. Минем үз гомеремдә бер тапкыр да залда утырып «Камеди клаб» караганым юк. «Әнисе, әйдә карап кайтыйк әле, үземә дә алыр идем идеяләр, фикерләр», – дидем. Тик шундый вакыйга килеп чыкты, бу концерт инде булмаячак. Барысы да Ходай кулында. Барыбызның да тормышы Ходай кулында», – дигән Данир.

«Туганда ук маңгаебызга язылып куелган тормышыбыз», «Сезне Аллаһы Тәгалә саклаган», «Гомерең бетмәсә, сугыштан да исән кайтасың, хәрәбәләр астыннан да чыгасың, поездга да соңарасың, самолет та синсез очып китә. Мәскәү фаҗигасендә дә гомере бетмәгәннәр исән калды. Кайгы килгәннәр генә моны кабул итәргә теләми», – дип, күпләр артист белән килешкән.

Данир Сабиров күрсәткән билетлардагы бәяләргә игътибар итеп:
«Нинди концерт соң ул 10 меңгә? Без – гади халык – бармыйбыз, барасыбыз да килми. Телевизордан карыйбыз»; «Билет 10 мең тора? Огого! Аллаһ саклаган сезне», – дип язып калдыручылар да бар.

Источник: Intertat
просмотров: 63

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.