Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

15:10, 23.03.2024

Татар җәмәгатьчелеге «Крокус»тагы фаҗига турында: «Барысы да бар, тынычлык юк»

Татар җәмәгатьчелеге «Крокус»тагы фаҗига турында: «Барысы да бар, тынычлык юк»

Кичә, 22 мартта, Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында «Пикник» төркеме концерты башланыр алдыннан берничә билгесез кеше кереп атыш оештырды. Интернет челтәрендә куркыныч видеолар таралды. Фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны, 14.00 сәгатькә булган саннар буенча, 143кә җитте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концерт залында булган фаҗига сәбәпле, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев исеменә кайгы уртаклашу сүзләре җиткерде. «Республика халкы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Без аларга ярдәм һәм теләктәшлек сүзләребезне җиткерүне сорыйбыз», – диде ул. Татарстанда бүген күңел ачу чаралары узмаячак. Татарстан шәһәрләрендә мемориаллар барлыкка килде, аларга республика халкы чәчәкләр китерә.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевка кайгы уртаклашу телеграммасында: «Тыныч гражданнарга карата бу коточкыч җинаять безнең йөрәкләрдә кайгылы кайтаваз булып яңгырады. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының югалту ачысын уртаклашабыз, зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телибез. Бу авыр мизгелдә сезгә ныклык һәм сабырлык. Татарстанның күпмилләтле халкы сезнең белән бергә кайгыра», – диде.

Татар җәмәгатьчелеге дә үзләренең шәхси аккаунтларында әлеге хәлләргә бәйле кайгы уртаклаша.

Татарстанның атказанган, Башкортстанның атказанган һәм халык артисты Әнвәр Нургалиев:

Бүгенге иртә бик хәерле башланмады. Барыбыз да кичә «Крокус Сити Холл»да булган вакыйганы белә. Һәлак булучыларның гаиләләре һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Җәмгыятькә җитди сынау килде: безне эчтән сындырмакчы булалар. Без хәзер паникага бирелергә тиеш түгел. Бер-берегезгә карата ярдәмчел, сабыр булыгыз. Бүгенге һәм иртәгә булачак концертлар турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Алар 11, 12 майга күчерелә. Алынган билетлар үз көчендә кала. Тынычлык булсын. Дөреслек безнең якта, – дип мөрәҗәгать итте.

Татарстанның атказанган һәм халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова:

Коточкыч фаҗига бу, вәхшилек. Бер гаепсез кешеләрне үтерүче террористлар. Бик күп кеше, балалар һәлак була. Барлык зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашабыз. Аллаһ сакласын. Безнең бүген «Уникс»та узасы концерт 26 мартка күчерелә, – дип белдерде.

Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев:

Я Раббым, бир сабырлык якыннарына. Ахырзамандыр инде бу. Хайванга аткан кебек бер гөнаһсыз кешеләргә аталар, шартлаталар. Күңелдә бөтенләй тынычлык бетте. Урыннары оҗмахта булсын.

Аннары ул, уллары белән, тормыш иптәше Резеданы, яңа тугын кызы Мәрьямне каршы алырга барырга җыенуын сөйләде. «Тик ахыргы яңалыклар белән, күңелдә бер бәйрәм хисе юк. Барысы да бар, тынычлык юк. Илләребез тыныч булсын иде», – дигән теләген әйтте җырчы.

Юморчы Данир Сабиров:

Минем шуны гына әйтәсем килә, кеше айга менде, күп нәрсәгә өйрәнде инде. Тик сугышсыз яши алмый. Атышсыз, талашсыз, сугышсыз. Исән-сау булыгыз, дуслар, – ди ул, Сабадагы концерты күчерелү турында хәбәр итеп.

Журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхи «кешеләр ябык эвакуация ишекләренә төртелгән» дигән хәбәрне шәрехләп, берничә ел элек «Зимняя вишня»да булган хәлне дә искә ала.

Бернинди сүзләр белән дә юатып булмас кайгы. Бу кеше түгел кешеләрне нинди җәмгыять тәрбияли соң? Аларның аналары, балалары юкмы соң? – дип ачына яшь шагыйрә.

Фото: © социаль челтәрләрдән скриншот

Алло, әни, без янабыз бугай...

Коткар, зинһар, килми үләсе.

Чыгар идем, булмый. Ишетәсеңме,

ачылмый ишекнең келәсе.

Үләр өчен килмәдем бит монда,

кайсы бикләгән соң безне тәре?

Күз каршында, Әни, күбесенең

Янып бетте бөтен тәне.

Монда шау-шу, берни аңлашылмый

Үкси-үкси елый сабыйлар.

Ишекнең теге ягында ниләр икән

Бу хуҗалар кая карыйлар?!

Төтен басты, hава җитми, Әни

Сөйли алмыйм. Тыным кысыла

Соңгы тапкыр сөйләшәбез, Әнкәй

Эндәшеп кал газиз кызыңа.

Алло, әни... Син борчылма, яме

Кызыллык китермәдем йөзеңә...

Үзеңне сакла. Артык елама, зинhар

Яшь тулмасын берүк күзеңә...

Әни... әни димен... Чыга алмыйм

бикле бит ишекнең келәсе.

Күпме кеше елый янәшәдә

Килми, Әни, килми үләсе...

Балам?, – дигән юллар китерә Гөлинә Шәйхи.

Шагыйрә Гөлүсә Батталова:

Концерттан кайтсак, дөньяда башка сыймаслык фаҗигаләр булып ята… Яратыгыз, дип җырлаган сабыйлар безгә – олыларга караганда акыллырак. Йөрәгендә ярату яшәгән адәм баласы башкаларга зыян китермәс, кеше кадәр кеше гомеренә кулын сузмас иде… Рамазан ае – тоташ ярату ае, ләбаса… – дигән социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Калган татар җырчылары да үзләренең кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән. Вадим Захаров, Рамил Шәрәпов, Алия Карачурина, Рәфис Кәлимуллин, Иркә һәм башкалар социаль челтәрдә кайгы уртаклаша.

Источник: Intertat
просмотров: 182

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.