Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

09:40, 23.03.2024

Мәскәүдә теракт оештырган кешеләр утырган машинаны туктатканнар, 4 кешенең исеме билгеле

Мәскәүдә теракт оештырган кешеләр утырган машинаны туктатканнар, 4 кешенең исеме билгеле

Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәрендәге «Крокус Сити Холл» концертлар залында тамашыларга һөҗүм иткән һәм сәүдә үзәгенә ут төртеп яндырган кешеләр дип шикләнелгән 4 кешенең исеме чыкты. Террорчылар ак «Renault Symbol» машинасына утырып качкан дигән мәгълүмат бар иде. Бу машинаны Брянск өлкәсендә туктатканнар, дип яза «Маш» каналы.

Машинаны Украина чигеннән берничә дистә километр ераклыктагы Навлин районында тоткарлаганнар. Эчендә Таҗикстанның дүрт гражданины булган.

Алар:

Насридинов Махмадрасул (37 яшь).
Исмонов Ривожидин (51 яшь).
Сафолзода Шохинджонн (21 яшь).
Назаров Рөстәм (29 яшь).

Машина туктаганнан соң ике кеше шунда ук качып китә алган. Икесен тоткарлаганнар, хәзер алардан сорау алалар, дип яза телеграм-канал.

Теракт урынында табылган коралларны тикшерәләр. Алар арасында Сайга TR3, Сайга өчен һәм АК өчен 5,45; 7,62 калибрлы патроннар күп. Атылмаган патроннар да калган.

Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, 60тан артык кеше һәлак булган. Корбаннар саны артырга мөмкин. Җинаять урыныннан әйберләр алына, генетик, баллистик, дактилоскопик.экспертизалар үткәрелә.

Источник: Intertat
просмотров: 57

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.