Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

06:58, 23.03.2024

Сатучы апа аларның иҗатын яратмавын Ризат Рамазановның үзенә әйткән

Сатучы апа аларның иҗатын яратмавын Ризат Рамазановның үзенә әйткән

Ризат Рамазанов Чаллыда үзе белән булган хәлне видеога төшергән. Ул төркемендәге егетләргә чәй эчәргә тәмлүшкәләр алу өчен кибеткә кергән. Сатучы аны җырчы Ризатка охшатуын әйткән, ә җырчы «мине гел шуңа охшаталар» дип, үзенең кем икәнен белгертмәгән. Җырчы белән кибетче арасындагы әңгәмәне тәкъдим итәбез.

– Нинди җырчыга охшатам, дисез?

– Ризатмы соң? Гел сикереп-сикереп җырлыйлар алар.

– Ә Рамазановлар?

– Копия. Карап торам менә, минәйтәм, әйтсәм дә уңайсыз. Мин яратмыйм аларны, алар гел шул бер-берсен ярату турында сикереп-сикереп җырлыйлар.

– Парлы җырчылардан кемнәрне яратасыз?

– Бик концерт карарга вакыт та юк инде. Менә шул тормыш турында моңлы җырлаучыларны. Болар гел сикерәләр дә сикерәләр. Исемнәрен дә белеп бетермим инде, әллә ни караган да юк. Гел шул ярату турында бер-берсенә карап җырлыйлар. Яратмыйм аларны, минем әни дә яратмый аларны.

– Шул Рамазановларны?

– Әйе!

– Ярый, исән-сау эшләгез. Сатуыгыз яхшы барсын!

Шуннан соң Ризат Рамазанов чыгып китә һәм үзләренең концертына билет алып, кибеткә яңадан килә.

«Һәр җырчының яраткан тыңлаучысы була. Менә 2 билет алдым, чакырып карыйм әле, бәлки, килеп карагач, фикере үзгәрер», – ди җырчы.

Әмма кибетче барырга риза булмый.

«Менә иң яхшы рәттән кыйммәтле билетлар. 1,5 сәгать утырып карагыз әле. Ошый икән утырасың, ошамаса – кайтып китәсең», – дип кыстап карый җырчы сатучыны.

«Юк, бармыйм, әнә тегендә кызлар бар, шуларга бирегез. Мин яратмыйм, яратмаган кешегә бармыйм. Әйтәм шуңа охшаган, дип. Әкият, кызык булды бу. Төшермәгез мине», – дип, җырчыны чынлап та танып алган сатучы апа билетларны куеп, кибетнең эчке ягына ук кереп китте.

«Качты апа», – дип калды Ризат Рамазанов.

Источник: Intertat
просмотров: 62

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.