Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

21:44, 22.03.2024

«Крокус»та булган тамашачы атышның ничек башлануын сөйләгән - видео

Бүген Мәскәү өлкәсендәге Красногорск шәһәрендәге «Крокус» концерт залында һөҗүм булды.

Виталий исемле егет «Крокус» концерт залына концертка килгән булган. Ул атышның ничек башланганын сөйләгән.

«Балконда утырганда атыш ишеттем. Нәрсә булганын аңышмадык. Аннары мин террорчыларның кергәнен һәм бөтен кешегә ата башлаганын күрдем. Яндыргыч сыеклык салынган шешә аттылар, зал яна башлады. Безне ишеккә таба алып киттеләр, әмма ишек бикле иде. Без бөтен «Крокус» буйлап ишек эзләп йөгереп йөрдек – таба алмадык. Подвалга төштек, шунда безне МЧС коткарды», дигән ул.

Икенче бер хатын концертка соңга калган. Ул бинага килгәндә каршына йөгерешкән кешеләрне очраткан.

«Крокус»тагы атыш, шартлау, янгын нәтиҗәсендә кырыктан артык кеше һәлак булган, каза күрүчеләр 130 кеше. 200 тирәсе кеше янган бинада бикләнеп калган булырга мөмкин. Хәзер махсус хезмәтләр бинаны штурмларга җыена.

Телеграм-каналларда куркыныч атышның башланган кадрлары чыкты.

Мәскәүдә «Крокус Сити Холл»да концерт барганда атыш, шартлау булган - үлүчеләр бар

Источник: Intertat
просмотров: 60

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.