Берләшкән Милләтләр оешмасы утырышында Россиянең даими вәкиле Василий Небензя: «Украинада демилитаризацияләү буенча махсус операция максаты төгәлләнде», дип белдерде.
«Украина хәрби көчләре инде күптән үз кораллары белән сугышмый икәнен исәпкә алганда, Украинаны демилитаризацияләү буенча махсус операция максаты төгәлләнде», – диде ул.
Небензя әйтүенчә, Украина ягы хәзер бары тик НАТО кораллары бирү исәбенә генә яши.
Аның әйтүенчә, хәзер ВСУ өчен вәзгыять бик начар, ә шул ук вакытта Россия гаскәрләре уңышка ирешә бара, Киевка бирелгән техниканы юкка чыгаралар. Небензя әйтүенчә, Украинадагы конфликтка НАТО илләренең турыдан туры түгел, читләтеп катнашуын инкарь итү мөмкин түгел, моның йөзләгән дәлиле бар.