Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

18:36, 22.03.2024

Венгрия премьеры НАТОның Украинага тиздән гаскәр җибәрү карары кабул итә алуын әйтте

Венгрия премьеры НАТОның Украинага тиздән гаскәр җибәрү карары кабул итә алуын әйтте

Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан киләсе берничә айда Көнбатышның Украинага гаскәрләр җибәрергә дигән карар кабул итәргә мөмкин булуын белдерде. Бу срокны Венгрия премьеры Kossuth радиосына биргән интервьюсында атаган.

«Хәзерге вакытта абсурд саналган һәм ышанып булмый торган нәрсә ике-өч айдан соң – чынбарлык», – дигән Венгрия премьер-министры Виктор Орбан.

НАТО илләре берничә айдан соң карар кабул итә ала

Венгрия Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, НАТО илләре алдагы ике-өч ай эчендә Украинага үз хәрбиләрен җибәрергә дигән карарга килергә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә Орбан Украина белән бәйле Көнбатыш илләренең башка вәгъдәләрен дә искә ала, алардан башта баш тартканнар, ә аннары үтәргә карар иткәннәр.

Мәсәлән, Орбан сүзләренчә, башта Германия Украинага кеше үтерә торган корал җибәрергә әзер түгеллеген белдергән, ә хәзер Бундестагта Киевка Россиянең еракта урнашкан үзәкләренә һөҗүм итә торган ракета системаларын тапшыру турында бәхәсләшәләр. Шул ук вакытта ФРГ канцлеры Олаф Шольц Украинага Россия позицияләренә һөҗүм итү өчен ярдәм итмәскә чакыра иде һәм ул Украина Кораллы көчләренә Taurus канатлы ракеталары җибәрүгә һәрвакыт каршы чыгышлар ясады.

«Иң борчый торганы — ике-өч ай элек күз алдына да китереп булмый торган нәрсә, бу вакыттан соң көндәлек вакыйгага әверелә", – дип билгеләп үтте Орбан.

Орбан Европа Берлегенең Украинага тынычлык урнаштыручылар җибәрү идеясе турында искә төшерде

Бер ел элек Орбан Европа Берлеге илләре Украинага тынычлык урнаштыручыларны (миротворец) җибәрү темасына фикер алышуга әзер булуын белдергән иде.

Шул ук вакытта сәясәтче үзенең бүгенге риторикасына охшаш белдерүләр ясап, ул элек Европа берләшмәсе илләре дә Украинага кеше үтерә торган корал җибәрергә кирәкме-юкмы дип бәхәсләшкәнен искә төшерә иде.

Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, Украинага НАТО гаскәрләрен кертү сугыш кырындагы хәлне үзгәртмәячәк, чөнки Көнбатыш илләренең хәрбиләре республикада күптән бар. Президент шулай ук Көнбатыш илләренең мондый гамәлләре җитди геосәяси нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнен искәртте.

Шул исәптән, аның сүзләренчә, әгәр Польша Украинага гаскәрләр кертсә, алар бу илдән беркайчан да китмәскә мөмкиннәр.

Әгәр Украинада АКШ гаскәрләре барлыкка килсә, Мәскәү аларны интервентлар итеп кабул итәчәк, дигән иде Россия Президенты. Аның сүзләренчә, Вашингтонда моны аңлыйлар.

17 мартта Франция Президенты Эммануэль Макрон француз гаскәрләренең Украина территориясендә җир өсте операцияләре үткәрергә мөмкин булуын әйтте. Аның сүзләренчә, Европаның күп кенә илләре Париж линиясен хуплый. Үз чиратында, Франция Генераль Штабы начальнигы Тьерри Буркхард Парижның Украина Кораллы көчләренә корал җибәрүне дәвам итәргә әзер булуын әйтте. Аның сүзләренчә, Эммануэль Макрон «Украинада нәрсә куркыныч астында булуын белә» һәм гаскәрләр җибәрү турында белдерүләр белән Киевка ярдәм итәргә тырыша.

Источник: Intertat
просмотров: 53

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.