Календарь

Апрель 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

17:24, 22.03.2024

Украинага иң көчле һөҗүм: Харьков утсыз калды, Днепрогэс сафтан чыкты

Украинага иң көчле һөҗүм: Харьков утсыз калды, Днепрогэс сафтан чыкты

Россия Кораллы Көчләре Украинаның энергетика объектларына һәм хәрби инфраструктурасына массакүләм һөҗүм ясады. Бу хакта Оборона министрлыгына сылтама белән РИА Новости яза. Бу – махсус операция башланганнан бирле иң көчле һөҗүм. Украина президенты Зеленский, 60 дрон һәм 90 ракета һөҗүме булды, дип яза. Оборона миинстрлыгы 16-22 мартта барлыгы 49 һөҗүм ясалган, дип хәбәр итә (шул исәптән «Кинжал» гипертавышлы ракеталары белән дә).

«Энергетика объектларына, хәрби-сәнәгать комплексына, тимер юлларга, Украина Кораллы көчләре һәм чит ил ялчылары формированиеләре дислокацияләренә, арсеналларына югары төгәллекле кораллар һәм беспилотниклар белән массакүләм һөҗүм ясалды», – ди Оборона министрлыгы.

Видеода – ДнэпроГЭСка ракета һөҗүме. Һөҗүм нәтиҗәсендә ГЭС эшләүдән туктаган. сусаклагычка ягулык-майлау материаллары аккан.

Һөҗүмнең бөтен максатлары да үтәлгән, дип хәбәр итә Оборона министрлыгы. Хәрби техника җитештерә һәм төзекләндерә торган оешмаларның эше бозылган, НАТО илләре биргән кораллар юкка чыгарылган. Һөҗүм нәтиҗәсендә ВСУ резервларын алгы кырыйга күчерү дә мөмкин түгел хәлгә китерелгән.

Һөҗүмнең сәбәбе – ВСУның Россиядәге нефть эшкәртү заводларына һәм Белгородка һөҗүменә җавап, дип фаразлана.

Украина Кораллы Көчләренең карарлар кабул итү үзәкләре, кораллар һәм хәрби техника төзекләндерү цехлары, һава һәм су дроннары складлары, материаль-техник тәэмин итү базалары, махсус операция һәм чит ил ялчылары көчләре бүлекләренең вакытлыча дислокация пунктлары сафтан чыгарылган.

Украина Энергетика министрлыгы илнең энергосистемасына төнге һөҗүмнәрне иң масштаблысы дип атады. Илкүләм «Укрэнерего» компаниясенең күп төбәкләрдә аварияләр аркасында өзеклекләр булган.

Украина энергетика холдингы мәгълүматлары буенча, кайбер ТЭСларга да һөҗүм булган. Ивано-Франково, Хмельницкий, Винницкий, Львов өлкәләрендә, шулай ук Киевта, Харьковта, Кривой Рогта һәм Сумыда шартлаулар ишетелгән. Украина матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, Одессада, Кривой Рогта, Кировоградта, Хмельницкийда, Днепрпетровскида, Сумы, Днепрпетровск, Полтава өлкәләрендә ут белән өзеклекләр булган.

РИА хәбәр итүенчә, Ивано-Франково өлкәсендәге Коломыя, Житомир янындагы Озерное һәм Хмельницкий өлкәсендәге Староконстантинов хәрби аэродромнарына да һөҗүм булган, бу аэродромнарда ВСУ чит илләрдән «F-16» кабул итәргә җыенган булган.

Источник: Intertat
просмотров: 59

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.