Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

14:18, 22.03.2024

Фирдүс Тямаев яңа туган кызының кемгә охшавы турында: «Чәче кап-кара»

Фирдүс Тямаев белән Резеда Әхмәтвәлиевалар кичә өченче тапкыр әти-әни булдылар. Фирдүс көнендә үк тормыш иптәше белән кызының хәлен белешеп, сабыйга үзе исем дә кушып кайтты. Җырчының кыз бала туса Мәрьям исеме кушу теләге күптәннән булган икән.

«Мәрьям исемен бик яратам. Хәдичә, Мәрьям, Әминә кебек исемнәр, алар бик зур, дин ягыннан да мәгънәле исемнәр.

Резеда кыз исемнәре белән исемлек әзерләп куйган иде инде. Кичә бәби күрергә баргач, Резидә мине башка исемнәргә үгетли башлаганчы дип, тизрәк колагына азан әйтеп, догалар укып, исем куштым. Кызымны беренче тапкыр кулларыма алдым. Шуңа төшендем – яшь барган саен баланы аңлабрак яратасың икән. Һәр хәрәкәте, елмаю, сөйләшүе белән тормышыбызны ямьләп торыр ул, Аллаһы боерса», - диде Фирдүс.

«Кемгә охшаган соң, кем чалымнары күбрәк?» - дип сорагач, җырчы:

«Чәче кап-кара, карап тордым да, үземә охшаттым әле. Алайса малайлар икесе дә Резедага охшаган», - дип көлде.

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.