Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:35, 22.03.2024

Песков Россиянең сугыш халәтендә булуын әйтте

Украинада махсус хәрби операция Көнбатыш килеп кысылу аркасында сугышка әверелде, дип белдерде Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «Аргументы и факты»га биргән интервьюсында.

«Без сугыш халәтендә. Әйе, бу махсус хәрби операция буларак башланды, әмма анда бу төркем («компашка») оешкач, коллектив Көнбатыш Украина яклы булып берләшкәч, безнең өчен бу инде сугышка әйләнде. Минемчә шулай. Һәм һәркем моны аңларга тиеш, үз эчке мобилизациясе өчен», – диде Кремль вәкиле.

Аның сүзләренчә, Россия Украинаның хәрби потенциалы илебез гражданнары һәм аның территориясе иминлегенә куркыныч тудыра алмасын өчен эш итүен дәвам итәчәк.

«Президент нәрсә әйтә? Бездә дүрт яңа федерация субъекты барлыкка килде. Безнең өчен иң мөһиме – бу субъектлардагы кешеләрне саклау һәм әлеге субъектларның хәзерге вакытта Киев режимы тарафыннан оккупацияләнгән территориясен азат итү», – ди Песков.

Источник: Intertat
просмотров: 57

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.