Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

11:51, 22.03.2024

Өч баласын «җеннәр ияләшкәнгә» үтергән хатын хөкем карарын Казанда тыңлады

Бүген Казан клиникаларының берсендә Анастасия Петрова исемле хатын-кыз хөкем карарын тыңлады. Ул 3 баласын «җеннәр ияләшкәнгә» үтергән. Бу турыда «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» яза.

Агентлык белешмәсе буенча, бүген Екатеринбургта суд әлеге хатынны мәҗбүри дәвалауга хөкем итте. Атасы сүзләренчә, хатын хәзер авыруының кискен чорын кичерә.

Коточкыч хәл турында 2022 елның декабрендә Екатеринбургта билгеле була. Хатын-кыз 6 айлык кызын, 10 һәм 15 яшьлек ике улын буып үтерә. Ул балаларга «җеннәр ияләшкән дип саный».

«Белгечләр нәтиҗәсе буенча, хөкем ителүче хатынга психиатрия хастаханәсенә мәҗбүри дәвалануга юллама таләп ителә. Ул үзенең гамәлләренең фактик характерын аңламый һәм алар белән идарә итә алмый», – дигәннәр Свердловск өлкә судында.

Шулай итеп, суд бу хатынны медицина характерындагы мәҗбүри чара рәвешендә җәзага хөкем итте. Ул махсус медицина оешмасына озатыла, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 64

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.