Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

08:25, 22.03.2024

Белгородны тагын утка тоталар: урамда йөргән хатын һәлак булган

Бүген иртән Украина кораллы көчләре Белгородны кабат утка тотты. Бер снаряд күп катлы йорт янына төшкән һәм автомобильләргә ут капкан.

Бер хатын һәлак булган мизгел видеокамерага эләккән. Ул сигезенче яртыда Есенин урамында ике этен урамда йөртергә алып чыккан булган. Снаряд нәкъ аның каршысында шартлый. Ул үзе дә, ике эте дә шунда ук үлгән.

Шәһәрне аттырганда ике кеше яраланган. Шәһәр бала таптыру йортларының берсенә зыян килгән.

Белгород телеграм-каналларында шәһәрне аттырган мизгелләр таралды.

Кичә Белгородта ике күп катлы йорт һәм «Белгород Арена» зыян күрүе турында хәбәр булган иде. Шәһәрне Чехиядә ясалган «Вампир» ракеталары белән аттырганнар, дип хәбәр итә SHOT. Аларның сигезе бәреп төшерелгән. Җиргә төшкән ярчыклар беләән 7 кеше яраланган, аларның берсе авыр хәлдә.

Источник: Intertat
просмотров: 58

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.