Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

23:05, 21.03.2024

Фирдүс Тямаев кызына нинди исем кушканын әйтте

Фирдүс Тямаев бүген «кош тоткандай» куанып йөри, аның хатыны Резеда ике малайдан соң кыз алып кайтты. Хәзер җырчының кызы, ә уллары Раян белән Кәримнең сеңелкәше бар.

Фирдүс Тямаев уллары белән хатыны Резеда һәм кызы янына хастаханәгә барды, җырчы шунда кызына үзе исем кушып кайткан. Фирдүс шуннан соң уллары белән «УНИКС» концертлар залына Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов янына концертлары уңышлы узуын теләргә кергән. Бу очрашудан видео белән Фирдүс Тямаев социаль челтәрдә уртаклашты.

Видеода күренгәнчә, иҗатташ дуслары аны кызы тууы белән котлый. Фирдүс аларга, беренчеләрдән булып, кызының исемен әйтә. «Азан әйттем, Мәрьям дип исем куштым», – дип сөенече белән уртаклаша ул.

«Син бәхетле, братан. Синең кызың бар – полный комплект», – ди Илдар Фирдүсне кочаклап.

«Котлыйм! Машалла, Мәрьям. Зур ишле гаилә булдыгыз. Өч бала әтисе булдың инде», – ди Гүзәл Уразова

Фирдүс Тямаев өченче тапкыр әти булды

Фирдүс Тямаев өченче тапкыр әти булды: «Резедам «таптым» дип хәбәр итүгә, елап җибәрдем»

Фирдүс Тямаев кызы белән беренче фотосын күрсәтте

Источник: Intertat
просмотров: 64

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.