Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

21:00, 21.03.2024

Азат Фазлыев: «Мин дә фәрештә түгел, минем дә гөнаһларым, ялгышларым күп»

Чаллы телеканалында «Ачыктан-ачык» тапшыруында җырчы Азат Фазлыев алып баручы Лилия Гатинаның дин турындагы сорауларына җавап бирде.

Алсу изге урыннарның берсе – Мәккәдә булып кайтты. Белүемчә, анда син дә булырга тиеш идең.

– Мин дә булырга тиеш идем, минем теләгем бар. Әмма анда барсам, концерт программасына әзерләнеп бетә алмый идем, ләкин мин барам. Билет алдым. Аллаһ бирсә, ураза вакытында Мәккәдә булам. 14 көнгә Гомрәгә барам.

Бу дингә якынаю нәрсәгә бәйле?

– Аллаһ Тәгалә бар, мин ышанам. Элек тә ышандым, хәзер дә ышанам. Саклый, менә кайвакытта барып чыкмый, эшең уңмый, нервланасың, ләкин аннары сине яхшырак әйбер көткәнен аңлыйсың. Бар әйбер – тормыш та, иҗат та Аллаһ кулында, сорый белеп сорарга кирәк. Мин дә фәрештә түгел, минем дә гөнаһларым, ялгышларым күп. Ләкин мөмкинчелек бар, теләк бар, барасым килә. Кешене мәҗбүр итеп дингә бастырып булмый. Мин, биш вакыт булмаса да, намаз укыйм, мәчетләргә йөрим, мин анда тынычлык, үземнең сорауларыма җавап табам. Мәккәгә бару – минем хыялым.

Җырчы бу хакта Чаллы телеканалы видеосының 12.53 минутында сөйли.

Источник: Intertat
просмотров: 60

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.