Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

17:38, 21.03.2024

Оборона министрлыгы Киевка - карарлар кабул итү үзәкләренә һөҗүм ясалуы турында хәбәр итә

21 мартка каршы төндә Украина хәрби көчләренең карарлар кабул итү үзәкләренә югары төгәллекле корал белән һөҗүм ясалды, дип хәбәр итте Оборона министрлыгы. Шул исәптән «Кинжал» ракеталары да кулланылган.

Һөҗүм «матди-техник тәэмин итү базалары, махсус операция көчләренең һәм чит илдән килеп ялланган хәрбиләрнең вакытлыча урнашу пунктлары»на да төбәлгән., максатлар ирешелгән, объектлар җимерелгән, дип белдерделәр ведомствода.

  • «Кинжал» – гипертавышлы аэробаллистик ракеталар комплексы. Аның тизлеге тавыш тизлегеннән 10 тапкырга югары, ераклыгы – 2 мең километрдан артык. «Кинжал» ракеталарын нигездә «МиГ-31» истребительләре йөртә.

Иртән Киевта шартлау тавышлары яңгырады, һава һөҗүменә каршы саклану системалары эшләде. Һава тревогасы бөтен Украина территориясе буенча игълан ителде. Киевның Подольск районында, шәһәр мэры Виталий Кличко хәбәр итүенчә, 2 предприятие территориясенә ракета кисәкләре төшкән. Шулай ук берничә торак төзелешенә зыян тигән. Украинаның Гадәттән тыш хәлләр буенча Киев дәүләт хезмәте идарәсе, 13 кеше зыян күрде, дип хәбәр итте.

Польшаның Кораллы көчләр оператив командованиесе 21 март иртәсендә «Россия Федерациясенең ерак авиациясенең интенсив эшчәнлеге» аркасында самолетларны һавага күтәрүе турында хәбәр итте.

Россия саклану министрлыгы ассызыклаганча, һөҗүм Украинаның фәкать хәрби һәм энергетика объектлары һәм аларга бәйле инфраструктураларга гына ясала.

Источник: Intertat
просмотров: 54

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.