Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

09:00, 21.03.2024

Блогер Тәнзилә Идиятуллинадан яшь һәм карт тавыклар сугышмасын өчен лайфхак

Кукмара блогеры Тәнзилә Идиятуллина карт тавыклар янына яшь тавыклар алып кушканда, бер-берсен ят итеп чукышмасыннар өчен лайфхак белән бүлешә.

«Дуслар, директ тулды. «Нигә одеколон сиптердең тавыкларыңа?» – дип язасыз. Мине шулай өйрәттеләр. «Караңгыда карт тавыклар янына яшь тавыкларны кушканда, одеколон яки дезодорант сиптереп кертегез», – диделәр. Бу – барысыннан да бер төсле ис килеп торсын өчен эшләнелә. Менә шундый лайфхак.

Кайткач карарбыз инде, сугышып үлмәгән булса тавыкларым. Сез тагын нинди киңәшләр бирә аласыз», – дип сораган блогер.

«Без самогон эчертәбез. Дуслашалар»;

«Без дә яңарак сатып алдык. Безнекеләр сугышмыйлар. Бернәрсә сипмәдем, әллә нәрсәләр беләсез сез», – дип язганнар блогерга.

«Бу лайфхак эшләми»;

«Без шулай иткән идек узган ел... Ярдәм итмәде. Җәй буе сарайдан одеколон исе килеп торды. Күкәйдән генә килмәсә ярар иде, дип йөрдем. Әкият бу», – дигән фикерләр дә бар.

Источник: Intertat
просмотров: 59

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.