Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

08:00, 21.03.2024

«Йөрәк әрнеше белән Артурны соңгы юлга озатабыз...»

Фото: Чишмә газетасының "ВКонтакте" төркеменнән

Башкортстанның Чишмә бистәсендә Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә ачылган мемориал янында махсус хәрби операция барышында һәлак булган Артур Йолчуевны соңгы юлга озатуга багышланган матәм чарасы узды. Бу хакта Чишмә районы газетасының «ВКонтакте» төркемендә хәбәр итәләр.

Артур Азер улы Үзәк хәрби округның 2нче гвардия гомуми гаскәр армиясенең 30нчы аерым мотоукчылар бригадасы карамагындагы штурм батальонының мотоукчылар ротасында радиотелефонист булып хезмәт иткән. Аңа нибары 30 яшь булган. Тумышы белән ул Үзбәкстаннан.

2023 елның августында Рәсәй Федерациясенең Кораллы Көчләре сафларына алынган.

Матәм чарасында Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров чыгыш ясаган.

«Йөрәк әрнеше белән Артур Йолчуевны соңгы юлга озатабыз, ул үз гомеренең соңгы сулышына кадәр Җиңүне якынайту өчен барысын да эшләде. Безнең егетләр махсус хәрби операция барган территориядә, кулларына корал тотып, батырлык һәм кыюлык күрсәтәләр.

Кызганычка, бик күп сугышчыларыбызны соңгы юлга озаттык. Биредә ахырга кадәр хәрби антларына тугры калган һәм илебез мәнфәгатьләрен яклаган кешеләрнең туганнары һәм якыннары да бар.

Без барыбыз да канкойгыч сугышның тизрәк тәмамлануын телибез. Һәлак булган якташларыбызның туганнары һәм якыннары белән бергә җыелып, аларның истәлеген мәңгеләштерү турында чаралар күрербез, – диде ул.

Хушлашу тантанасында һәлак булган яугир белән бергә шикәр заводында эшләгән хезмәттәшләре дә чыгыш ясады. Барысы да аны чиста күңелле, намуслы, вөҗданлы һәм җаваплы кеше буларак хәтерли.

Артур Йолчуевның әнисе, хатыны һәм 2 кечкенә баласы калды.

Герой турындагы хәтер мәңге сакланыр, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 70

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.