Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

04:00, 21.03.2024

Галимнәр ковидка каршы вакцинаның уйлаганнан куркынычрак булуын ачыклаган

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ковидка каршы вакцинациянең йогынтысы буенча глобаль тикшеренү басылып чыкты.

Прививкалар турында бәхәсләр кешелек тарихындагы иң көчле сүз көрәштерү булгандыр, мөгаен. Бәхәсләшүчеләрне бу тикшеренү дә бер фикергә китерә алмастыр. Тикшеренүнең масштабы бик зур – галимнәр 99 миллион вакцинацияләнгән кешене анализлый. Шуңа күрә, бу саннардан торган статистика дөрестер, дигән фикер туа. Ләкин, билгеле, сүз көрәштерүдә статистика бик азларны гына кызыксындыра.

Вакциналарның начар йогынтысын ничек өйрәнгәннәр

Тикшеренү Vaccine («Вакцина») журналында басылган. Аны 2021 елда башланган «Covid-ка каршы вакциналарның Глобаль куркынычсызлыгы» (GCoVS) проекты кысаларында үткәрәләр. Тикшеренү базасы булып Европа, Төньяк һәм Көньяк Америка, Океаниядә урнашкан 8 илдә 10 үзәк тора.

Һәркемгә билгеле вакциналарны өйрәнәләр. Бу – РНК нигезендә ясалган ике препарат – «Пфайзер» (тикшеренүдә катнашучыларга аның 183,5 млн дозасы кертелгән) һәм «Модерн» (якынча 36,2 млн доза кертелгән), өченчесе – «АстраЗенек» компаниясенең вектор вакцинасы (23,1 млн доза). «Спутник», Россиянеке булу сәбәпле, тикшерелмәгән.

Тикшерү шуны күрсәтә: күп кенә тискәре нәтиҗәләр ешлыгы көтелгәннән югарырак булып чыга.

Дөрес, вакциналарның тискәре тәэсиреннән тулысынча качып булмый, алар теләсә нинди вакцинациядә булырга мөмкин.

Тискәре нәтиҗәләр статистикасы

«АстраЗенек» вакцинасыннан соң нерв системасына тәэсир итүче Гийен-Барре синдромы кебек җитди авыру көтелгәннән 2,49 тапкыр ешрак очраганы билгеле булган. Бу авырудан үлүчеләр саны ковидтан үлүчеләрдән бераз күбрәк – 3-5%. Авыруларның күпчелеге савыга.

«Модерн» вакцинасыннан соң энцефаломиелит (баш мие ялкынсынуы) 4 тапкырга диярлек күбрәк булган – 3,78 тапкыр. Ләкин абсолют саннарда бу аз күренә: өзлегү 2 очракта фаразланган, 7 авыруга шул диагноз куелган. Бу җитди авыру, пациентларның 57-89 проценты тулысынча савыга, һәм 20-30 процентында авыру тулысынча бетми.

Белл параличы (йөз нервысының зарарлануы) «Модерн» вакцинасыннан соң ешрак очрый – 1,11 тапкыр, ә «Пфайзер»дан соң 1,05 тапкыр булган. Җиңел авыру түгел, ләкин үлемгә китерми, гадәттә авыру кеше тулысынча савыга.

«Модерн» вакцинасыннан соң (еш кына беренче һәм икенче дозаларыннан соң) 1,36 һәм 1,44 тапкыр ешрак көзән җыерулар була. Көзән җыерулар югары температура вакытында була, бик сирәк кенә үлемгә китерә ала.

Шул ук ике вакцинаның йөрәккә зыян китерүе ачычкланган. «Модерн» үзен калганнарыннан начаррак күрсәтә: 1нче дозадан соң миокардит 3,48 тапкыр ешрак, икенчедән соң 6,1 тапкыр, өченчедән соң 2 тапкыр үсә. «Пфайзер» вакцинасында саннар бераз гына яхшырак булган: 2,78. «АстраЗенек»тан соң миокардит 1,3-1,36 тапкырга ешрак барлыкка килә. Вакцинадан соңгы миокардит – җитди авыру, кайвакыт үлемгә китерергә мөмкин.

«АстраЗенек» вакцинасыннан соң «церебраль веноз синус» тромбозы ешрак – 3,23 тапкыр булган (21 кеше урынына 69 кешедә очраган). Бу баш миенә тәэсир итүче куркыныч авыру. 57 проценты тулысынча савыга, 5-10 проценты үлә.

Кан оюының бозылуы белән бәйле башка тискәре нәтиҗәләрдә күрсәткечләр 10-40 процентка арткан. Алар арасында башка тромбозлар, тромбоэмболияләр, тромбоцитопенияләр (тромбоцитлар санының кимүе). Болар барысы да җитди авыруларга китерергә мөмкин. Нәтиҗә тромбның тыгылу урынына бәйле, иң куркынычы – үпкә артериясенең төп тармакларының тромбоэмболиясе, бу очракта үлем 100%ка якынлаша.

Ковидтан һәм вакциналардан үлү арифметикасы

Бу мәгълүматларны ничек тикшерергә? Әлбәттә, һәр тискәре йогынты ясаган очрак – пациент өчен зур проблема, һәм кайвакыт барысы да фаҗига белән тәмамлана. Әмма, объектив рәвештә караганда, мондый катлаулануларның һәм алардан үлүләрнең чын саны бик зур түгел. Бигрәк тә ковидтан үлгән кешеләр саны белән чагыштырганда. Бу мәгълүматны чагыштырырга тырышыйк.

Вакцинациянең иң еш очрый торган тискәре йогынтысын Гийен-Барре синдромына тукталыйк. Ул 190 кешедә күзәтелгән. Шул ук вакытта 23 093 399 доза «Модерна» вакцинасы кертелгән, димәк, якынча 11,5 млн кеше вакцинацияләнгән. Шулай итеп, мондый синдром 65 меңнән артык вакцинацияләнгән кешенең берсендә генә барлыкка килә. Димәк, тискәре эффектның ихтималлыгы 0,0015% тәшкил итә. Миокардит яки перикардит үсеше куркынычы бераз югарырак.

Ләкин күпчелек бүтән тискәре нәтиҗәләрнең ешлыгы (прививка ясатучыларның күплеген һәм тискәре йогынтының әз очравын исәпкә алып) азрак булачак. Мәсәлән, «Модерна» вакцинасының 36 178 442 дозасыннан соң энцефаломиелит авыруының 7 очрагы булуы тискәре нәтиҗәнең аз очравы турында сөйли. Аның ихтималлыгы – 0,0000004%.

Кеше «акылына» гимн

Хәзер ковид вакытында булган үлем очраклары – 2-3% тәшкил итә, ягъни пандемиядә авыручы һәр 100 кешенең 2-3 кешесе үлгән. Ә хәзер чагыштырыгыз: ковидтан авырып үләргәме, әллә прививка ясатып, Гийен-Барре синдромын эләктерергәме? Инфекциядән үлү ихтималы, вакцинациянең тискәре эффектыннан үлү ихтималы белән чагыштырганда, 1333-2000 тапкыр күбрәк. Әмма ни өчендер антиваксерлар төп куркынычны авыру түгел, ә прививка тудыра дип ышана. Бу – кеше «акылына» ниндидер гимн.

2020 елның 11 мартыннан башлап, бөтен дөнья буенча 13,5 миллиард дозадан артык COVID-19 вакцинасы кертелде. 2023 елның ноябренә дөнья халкының ким дигәндә 70,5% вакцинаның бер дозасын алган. Бу миллионлаган кешенең гомерен саклап калды. Һәм үлчәүнең башка ягында вакцинациянең берничә мең тискәре нәтиҗәсе сурәтләнә. Аларның барысы да үлемгә китерми, ләкин кайвакыт җитди нәтиҗәләргә ия була ала. Бу да фаҗига, ләкин башка масштабта.

«Аргументы и факты», Александр Мельников

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.