Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

22:00, 20.03.2024

«Температурасы 33кә төште, тәне каралып чыкты»: Мисырда Башкортстан кызы газапланып үлгән

Башкортстанның Салават шәһәреннән 36 яшьлек Анастасия Мисырда кунакханә клиникасында дәваланганнан соң газапланып үлгән. Аның тән температурасы 33 градуска төшкән, тән тиресе каралып чыккан һәм аяклары эшләми башлаган. Кунакханәдәге медицина бүлмәсендә «бу кояшта кызынудан чыккан таплар» дип әйткәннәр һәм борчылмаска кушканнар. Бу хакта «SHOT» Телеграм-каналы яза.

Март башында Анастасия әнисе һәм 6 яшьлек кызы белән 9 көнгә Шарм-эль-Шейхка ял итәргә бара. Алар 5 йолдызлы «Pyramisa» кунакханәсенә туктала. Ял яхшы уза, әмма Россиягә кайтып китәсе көнне мәхшәр башлана.

Ялның соңгы көнендә гаилә диңгездә су коена, кунакханәдә төшке аш ашый (шул ук ризыкларны ашаганнар), шуннан соң Анастасиянең температурасы кинәт кенә 40ка кадәр күтәрелә. Әнисе шундук кунакханә хезмәткәрләреннән «ашыгыч ярдәм» чакыртуларын сорый, әмма, аның сүзләренчә, хезмәткәрләр баш тарткан. Дәүләт клиникасына илтәсе «ашыгыч ярдәм»не чакырасы урынга, аларга кунакханә клиникасына барырга тәкъдим итәләр. Бу вакытта инде Анастасия кеше ярдәменнән йөри алмый башлаган була, аңа медицина кабинетына хәтле барып җитәргә булышалар.

Вафат булган хатынның әнисе сөйләгәнчә, табиб Настяга ниндидер билгесез укол ясаган һәм температура төшерә торган дару биргән. Кунакханәгә кайткач, тәмам йончыган Настя 33 градус температура белән егыла, тәненә кара таплар барлыкка килә, аяклары эшләмәс була. «Ашыгыч ярдәм» чакыртудан кабат баш тарталар, шул ук табибны чакырталар, ә ул исә кара тапларның кояшта кызынудан икәнен, ә башка авыртуларның узачагын әйтә.

Әнисе бары тик төнгә таба гына Настяны дәүләт клиникасына җибәрүләренә ирешә ала. Инде аңсыз булган Анастасияне шундук реанимациягә алып китәләр. Иртәнгә ул вафат була. Мисыр табиблары үлем сәбәбен «йөрәк туктау» дип әйтә.

Хәзер Анастасиянең мәетен Мәскәү һәм Уфа аша Салават шәһәренә алып кайталар. Россия судмедэкспертларына аның үлем сәбәбен ачыкларга туры киләчәк.

Настя Салават шәһәрендә маникюр ясаучы булып эшләгән. Аның 6 яшьлек кызы, ире һәм өлкән яшьтәге әти-әнисе калган.

Источник: Intertat
просмотров: 66

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.